Шəhри Чаллы

Чаллыга ун трамвай бушлай кайтарыла

 Түләүсез тапшыру турында шартнамә бер ел элек имзаланган.

«КАМАЗ» җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин әле бер ел элек үк Мәскәү мэры Сергей Собянин белән Чаллыга ун трамвайны кайтару турында килеште. «Электротранспорт» ҖЧҖ директоры урынбасары Вячеслав Мигунов бу килешү үз көчендә калуын раслады. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

 «Мәскәү вагоннарны әзерләде, алар җибәрергә әзер. Хәзер шәһәр башкарма комитеты техниканы ничек транспортлаштырырга икәнен хәл итә. Акча, эшне башкаручы сатып алулар сайтында сайлаячаклар. Мондый эш өчен траллар таләп ителә», — дип аңлатты Вячеслав Мигунов. 

«Мәскәүдә трамвайлар санын киметәләр. Аларны электробуслар кысрыклап чыгара. Чаллыга тапшырачак вагоннар кулланылыштан алынган, әмма барлык техник таләпләргә җавап бирә.

Искә төшерәбез «Электротранспорт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә яңа техника соңгы тапкыр 2016 елда кайткан. 

 

Чыганак: Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: