Чаллы эшмәкәрләре Сабантуйларны башлады
Соңгы вакытларда республикада һәм шәһәрдә эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итү максатыннан төрле чаралар үткәрелә. Татарстан Президенты Рөстәм Минңнеханов "Күзгә-күз" дип исемләнгән очрашулар үткәреп, эшмәкәрләрне борчыган сорауларга шунда ук җавап бирергә, ярдәм итәргә тырыша. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев атна саен "Кризиска каршы көрәш" штабында җирле товар җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең бизнес-проектлары белән...
Соңгы вакытларда республикада һәм шәһәрдә эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итү максатыннан төрле чаралар үткәрелә. Татарстан Президенты Рөстәм Минңнеханов "Күзгә-күз" дип исемләнгән очрашулар үткәреп, эшмәкәрләрне борчыган сорауларга шунда ук җавап бирергә, ярдәм итәргә тырыша. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев атна саен "Кризиска каршы көрәш" штабында җирле товар җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең бизнес-проектлары белән таныша. Шәһәр, аның халкы өчен файдалы товар җитештерүчеләргә проблемаларын чишәргә булыша.
Эшмәкәрләр дә Чаллының социаль-икътисадый үсешенә даими рәвештә өлеш кертергә тырышалар. Безнең эшмәкәрлек вәкилләре эшли дә, ял да итә беләләр. Алар беренчеләрдән булып "Райский берег" ял базасында Сабан туе үткәрделәр. Бәйрәмне шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белән Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләрне яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов ачып җибәрде. Тимур Нагуманов Чаллы Сабантуеның матурлыгы, эчтәлеге белән Татарстанда гына түгел, республикабызда читтә дә дан казануын билгеләп үтте. Наил Гамбәр улы "Сезгә хезмәтегезнең нәтиҗәле булуын, чыгымнарның каплануын телим. Бу шәһәр һәм анда яшәүчеләр өчен дә файдалы. Сезгә барыгызга да бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар юлдаш булсын", - дип эшмәкәрләргә изге теләкләрен җиткерде.
Сәхнәдә артистлар берсен-берсе алыштырып чыгыш ясады. Кече мәйданнарда спорт ярышлары башланып китте. Эшмәкәрләр аркан тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү, су ташу, гер күтәрү һәм башка ярышларда көч сынаштылар. Ярышлардан гаиләләр дә читтә калмады. Балалар өчен махсус программа әзерләнгән иде. Иң кечкенәләр батутта, "Angry Birds" аттракционында, "Боулинг" та күңел ачтылар.
Әнә шулай Чаллы эшмәкәрләре Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2007 елда барлыкка килгән һөнәри бәйрәмнәрен күңелле итеп үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев