30 май 2016 яңалыклары
-
Урлашулар арткан
Мәскәү җәмигъ мәчетендә әйберләр югалуга бәйле очракларның соңгы вакытта ешаеп китүе сәбәпле, шушы гыйбадәт йортының баш имамы Илдар хәзрәт Аләүтдинов башлангычы белән, урлауга каршы чаралар гамәлгә кертелә.Аерым алганда, тәһарәт бүлмәләрендә "хурлык такталары" урнаштыру күздә тотыла. Анда әйбер урлаган кешеләрнең видеокүзәтү камераларыннан алынган фотосурәтләре эленәчәк. Исламда урлау гөнаһлы гамәл саналып, имамнар...
-
Чаллының «Тәүбә» мәчетендә Әбу Хәнифә хәзрәтләре һәм ул нигез салган мәзһәб кыйммәтләре хакында дини дәресләр үтте.
Чаллының «Тәүбә» мәчетендә Әбу Хәнифә хәзрәтләре һәм ул нигез салган мәзһәб кыйммәтләре хакында дини дәресләр үтте. Ул кичке 19 сәгатьтә башланып, ястү намазы алдыннан гына төгәлләнде.
-
Чулманда югалучыларның тагын берсе табылган
Чистай районында 9 майда Чулман елгасында югалучыларны эзләү хакында хәбәр ителгән иде. Лаеш районы биләмәсендә коткаручылар Анатолий Сәләхиевның гәүдәсен тапкан.
-
Паркларларда – яңа таганнар
Чаллының ял һәм мәдәният паркларында яңа аттракционнар урнаштырыла. Бу - электрон баскетбол, асылмалы скәмия, "Ирекле очыш" таганнары һәм батутлар. Парк җитәкчелеге белдерүенчә, быел аттракционнарга бәяләр артмаячак. Шулай ук күпбалалы гаиләләргә, ятимнәргә һәм инфалидларга ташламалар да саклана.
-
Безнекеләр сынатмый
Бухарестта армрестлинг буенча Европа беренчелеге һәм чемпионаты узды. Анда Чаллы спортчылары да уңышлы чыгыш ясады. Егор Лештаев, Нәфис Хаҗиев, Ирек Зыятдинов призлы урыннарга чыктылар. Европа беренчелегендә Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты Миләүшә Гыймранова беренче урынны яулады. Ә Европа чемпионатында "Витязь" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Юрий Сорокин җиңде.
-
Чаллы эшмәкәрләре Сабантуйларны башлады
Соңгы вакытларда республикада һәм шәһәрдә эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итү максатыннан төрле чаралар үткәрелә. Татарстан Президенты Рөстәм Минңнеханов "Күзгә-күз" дип исемләнгән очрашулар үткәреп, эшмәкәрләрне борчыган сорауларга шунда ук җавап бирергә, ярдәм итәргә тырыша. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев атна саен "Кризиска каршы көрәш" штабында җирле товар җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең бизнес-проектлары белән...