Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәзер ике автовокзал

Чаллыда шәһәрара автобуслар хәзер автостанциядән генә түгел, тимер юл вокзалы бинасыннан да китә. "ПАК-Инвест" ЯАҖдә җитәкчелек алышынды. Акционерлар яңа гендиректор итеп Владимир Швецовны Татарстанның элеккеге транспорт министры, хәзер Мәскәү төзелеш департаменты җитәкчесе урынбасары Владимир Швецовның улын сайладылар. Яңа җитәкченең беренче урынбасары - Чаллының "ПАТП-1" һәм "ПАТП-2" предприятиеләрне җитәкләгән Рафис Гарипов....

Чаллыда шәһәрара автобуслар хәзер автостанциядән генә түгел, тимер юл вокзалы бинасыннан да китә.

"ПАК-Инвест" ЯАҖдә җитәкчелек алышынды. Акционерлар яңа гендиректор итеп Владимир Швецовны Татарстанның элеккеге транспорт министры, хәзер Мәскәү төзелеш департаменты җитәкчесе урынбасары Владимир Швецовның улын сайладылар. Яңа җитәкченең беренче урынбасары - Чаллының "ПАТП-1" һәм "ПАТП-2" предприятиеләрне җитәкләгән Рафис Гарипов.

Беренче эш итеп яңа җитәкчелек "РЖД-Трансфер" компаниясе белән килешү төзеде. Аның нигезендә Чаллы тимер юл вокзалы бинасында автобус кассалары ачу һәм автобус рейсларын тимер юл вокзалы каршындагы зур мәйданчыктан озату мөмкинлеге туды.

Владимир Швецов әйтүенчә, элеккеге җитәкчелек предприятиене тирән кризиста калдырган. Хезмәт хаклары түләү һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә бурычлар бар.

Пассажир автокомбинатының элеккеге башлыгы Фәргать Нәбиев хәзер шәһәр автовокзалында шәһәрара рейсларны оештыру белән шөгыльләнә. Аның җитәкчелегендә 58 маршрутта халыкка хезмәт күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев