29 март 2015 яңалыклары
-
Чаллыда хәзер ике автовокзал
Чаллыда шәһәрара автобуслар хәзер автостанциядән генә түгел, тимер юл вокзалы бинасыннан да китә. "ПАК-Инвест" ЯАҖдә җитәкчелек алышынды. Акционерлар яңа гендиректор итеп Владимир Швецовны Татарстанның элеккеге транспорт министры, хәзер Мәскәү төзелеш департаменты җитәкчесе урынбасары Владимир Швецовның улын сайладылар. Яңа җитәкченең беренче урынбасары - Чаллының "ПАТП-1" һәм "ПАТП-2" предприятиеләрне җитәкләгән Рафис Гарипов....
-
Домофоннар алыштырыла
1 апрельдән домофоннарга мәгълүмати технологияләрнең муниципаль үзәге хезмәт күрсәтә башлаячак. Барлык эре идарә компанияләре ("Ремжилстрой", "Мәхәллә", "Электротехниклар" һ.б.) үзәк белән килешүгә кул куйдылар. Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры Михаил Бобошко сүзләренә караганда, бик аз йортларга хезмәт күрсәтүче кайбер торак милекчеләре ширкәтләре (ТСЖ) һәм идарә компанияләре генә килешүгә кул куймаган әлегә. Үзәк...