Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мошенниклыкның яңа төре ачыкланды

Билгесез кешеләр электрон терминалдан үзләре үк керткән акчаларны кире алу өчен махсус җайланмадан кулланганнар. Шикләнелүче ике кеше - Дагыстаннан 29 һәм 33 яшьлек адәмнәр «Ак мәчет» тукталышы янында җир асты кичүендә урланган акча белән тоткарланганнар. Аларның янында «модернизацияләнгән» купюралар да була. Алар шуның ярдәмендә терминалны "алдыйлар". Ачыкланганча, кырын гамәлне кылучылар...

Билгесез кешеләр электрон терминалдан үзләре үк керткән акчаларны кире алу өчен махсус җайланмадан кулланганнар. Шикләнелүче ике кеше - Дагыстаннан 29 һәм 33 яшьлек адәмнәр «Ак мәчет» тукталышы янында җир асты кичүендә урланган акча белән тоткарланганнар. Аларның янында «модернизацияләнгән» купюралар да була. Алар шуның ярдәмендә терминалны "алдыйлар".

Ачыкланганча, кырын гамәлне кылучылар үз телефоннарына зур суммада акча салалар. Ә электрон терминаллар акча керүне исбатлагач, купюраларны кабаттан тартып алалар. Шулай итеп, алар Чаллыда 20100 сум акча урлыйлар. Берничә көн элек Чабаксарда да шундый ук юл белән алар берничә терминалны 30 мең сумга "алдыйлар".

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүчеләрнең берсе үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү барышына мошенниклар сак астына алынган.

"Әлмәт таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев