Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда наркотик сатучылар тоткарланды

Чаллыда наркополицейскийлар наркотиклар белән сату иткән оешкан җинаятьчел төркем әгъзаларын тоткарлады. Нәтиҗәдә, синтетик наркотикларның 3 кг авырлыктагы аеруча эре партиясе йолып алынды. Алардан 60лап кг тарта торган кушылма әзерләп булыр иде. Наркотик матдәләрнең гомуми бәясе 24 млн сумнан артып китә. Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе...

Чаллыда наркополицейскийлар наркотиклар белән сату иткән оешкан җинаятьчел төркем әгъзаларын тоткарлады. Нәтиҗәдә, синтетик наркотикларның 3 кг авырлыктагы аеруча эре партиясе йолып алынды. Алардан 60лап кг тарта торган кушылма әзерләп булыр иде. Наркотик матдәләрнең гомуми бәясе 24 млн сумнан артып китә.

Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат төркеме хәбәрендә әйтелгәнчә, беркайда да эшләмәүче 24 һәм 26 яшьлек егетләр Чаллыга башка төбәктән, наркотик матдәләр сатуны оештыру максаты белән, килә. Әмма аларның җинаятьчел эшчәнлеге тиз арада Татарстан наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан фаш ителә. Егетләр, чираттагы мәртәбә наркотиклар сатканда, тоткарлый.

Алар наркотик матдәләрнең күпләп сату өчен каралган партияләрен интернетта аралашып ала торган булган. Конспирация нияте белән, рәсми акча эшләү чыганагы булмаган бу затлар үзебезнең илдә чыккан 2 автомобиль сатып алган. Шул машиналарда йөреп, алар наркотиклар яшерү өчен көненә 50ләп урын әзерләгән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: элек егетләр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылмаган. Үзләре наркотик кулланучылар түгел һәм беркайчан да наркологик исәптә тормаган.

Тоткарланучыларның берсенең автомобилен тентү барышында "синтетика"ның 30 дозасы әйләнештән алынган. Наркоконтроль хезмәткәрләре тагын 3 кг-нан артык наркотик матдәне егетләр түләп торган фатирдагы яшерен урыннан йолып алган. Накротиклар кер юу машинасында гына түгел, йомшак җиһазлар тышлыгына да яшерелгән булган. Шикләнелүчеләргә карата җинаять эше кузгатылган. Аларга 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный. (http://tat.tatar-inform.ru/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X