13 март 2016 яңалыклары
-
Табигатьне кайгыртучыларга - бүләк
Татарстанда табигать саклау кануннары бозган фактлар турында хәбәр иткән кешегә акча бирәләр. Моңарчы 1 мең сум түләнгән булса, ә 2016 ел башыннан 1.5 мең сум тәгаенләнгән, дип хәбәр итә Интертат.ру сайты. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде. Рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны гомуми кулланыштагы су объектына,...
-
Җиләк-җимешкә бәяләр артты
Ел башыннан Русиядә яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре шактый арткан. Авыл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән хисапка караганда, Төркиягә каршы сәүдә чикләүләре кертелгәннән соң, Төркия товарларының бары зур булмаган өлешенә генә алмаш табылган. Ел башыннан бер килограмм кыярның уртача бәясе 17 процентка артып, 188 сумга җиткән, кәбестә бәясе 9,7 процентка артып, 26 сумга,...
-
Чаллыда наркотик сатучылар тоткарланды
Чаллыда наркополицейскийлар наркотиклар белән сату иткән оешкан җинаятьчел төркем әгъзаларын тоткарлады. Нәтиҗәдә, синтетик наркотикларның 3 кг авырлыктагы аеруча эре партиясе йолып алынды. Алардан 60лап кг тарта торган кушылма әзерләп булыр иде. Наркотик матдәләрнең гомуми бәясе 24 млн сумнан артып китә. Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе...
-
Чаллыда кышны озаттылар
Чаллының "Азатлык" мәйданында кичә Май чабу бәйрәме үтте. Шәһәрдәшләребез өчен төрле уен-бәйгеләр, спорт ярышлары оештырылды, концерт номерлары тәкъдим ителде. Шулай ук чарага килүчеләр белен-коймаклардан да туйганчы авыз итә алды. Кышны озатырга шәһәр хакиме Наил Мәһдиев та килгән иде. Ул шәһәрдәшләребезне бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен ирештерде. Май чабу - славяннарда,...