Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче бер ханым компьютер мошенниклары корбаны булган

Начар ниятле затлар социаль челтәрдә берәүнең аккаунтын ватканнар һәм аның исеменнән бу кешенең дуслары белән язышканнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча матбугат хезмәте.

Карточкасыннан акча урлану турында гаризаны бер ир-ат биргән. Аның хатыны - социаль челтәрдә еш булучыларның берсе. Әлеге ханымга "дус кызы" 50 сумга гына матур виртуаль бүләк алуы турында үз аккаунтыннан хәбәр юллаган. Ул бу ханымга да шундый бүләкне алырга тәкъдим иткән, әлеге бүләкнең аңа бик күп "лайк"лар җыярга ярдәм итәчәген әйткән.

Бүләкне алырга тәкъдим итеп хат язган ханым дус кызыннан акча картасы номерларын сораган. Ә монысы иренең карточкасын кулланырга булган. Ире, төпченеп тормыйча, хатынына ризалык биргән. Хатын-кыз, турыдан-туры бүләкне сатып аласы урынга, "дустына" картаның бөтен мәгълүматын биргән, шулай ук аңа СМС-хәбәр белән килгән бер тапкыр бирелә торган парольне дә әйткән.

Бүләк сатып алган ханымның иренә счетыннан бөтен акча да алынуы турында хәбәр килгән. Зыян күргән ир-ат банкка һәм полициягә акча югалу факты буенча мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү нәтиҗәсендә социаль челтәрдә дус кызының аккаунтын мошенниклар "ватуы" һәм аның исеменнән язышуы ачыкланган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кулланучыларга якыннарыннан һәм танышларыннан ярдәм сорап килгән теләсә нинди үтенечне дә тикшерергә тәкъдим итә. Моның өчен башта - телефоннан шалтыратып белешергә, аннары гына финанс мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк, ди министрлык. Банк карталарының кодларын һәм СМС-хәбәр белән килә торган парольләрне беркемгә бирмәскә киңәш ителә. Министрлык бу мәгълүматның банк счетларына ачкыч булып торуын җиткерә, игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X