Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының «Тәүбә» мәчетендә Әбу Хәнифә хәзрәтләре һәм ул нигез салган мәзһәб кыйммәтләре хакында дини дәресләр үтте.

Чаллының «Тәүбә» мәчетендә Әбу Хәнифә хәзрәтләре һәм ул нигез салган мәзһәб кыйммәтләре хакында дини дәресләр үтте. Ул кичке 19 сәгатьтә башланып, ястү намазы алдыннан гына төгәлләнде.

Дәрескә килүчеләр алдында мәчет имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев, шәһәрнең "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Яхин Әбу Хәнифә хәзрәтләренең тормыш юлы, аның ничек итеп гыйлем алуы, укучылары, ул калдырган мирас, ата-бабаларыбызның ни өчен бу мәзһәбне сайлавы, ни өчен гыйбадәтләребезне шул мәзһәб буенча тотарга тиешлеге хакында тәфсилләп һәм мавыктыргыч итеп сөйләделәр.
Мәчеттә мондый дәресләр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев