Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар "Минем балачагым – сугыш" Бөтенроссия видеороликлар конкурсына кушыла алалар

"Минем балачагым – сугыш" проектының максаты – балачак һәм яшьлек еллары сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән шаһитлар истәлекләрендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында тарихи хәтерне саклау. Проектның төп чарасы мотивацион видеороликлар конкурсы булачак.

Конкурска 1922 елдан соң туган, балигъ булмаган (18 яшькә кадәр) һәм дә "сугыш чоры балалары" категориясенә караган, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышын кичергән, оккупациядә, концентрацион лагерьларда булган, СССР ягында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, СССРда тылда эшләгән кешеләр турында видеоматериаллар кабул ителә.


Конкурста катнашу өчен гариза һәм конкурс эше 2020 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш. Конкурс Россия Федерациясендә 2020 елда Хәтер һәм Дан елын үткәрү буенча төп чаралар планына кертелгән проект кысаларында тормышка ашырыла.
"Россия Федерациясендә 2020 елда Хәтер һәм Дан елын үткәрү буенча төп чаралар планына кертелгән әлеге социаль проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә медиа киңлектә меңләгән мотивлаучы видеороликлар пәйда булыр дип өметләнәм, аларның төп геройлары – сугыш чоры балалары",  – дип сөйли проектның оештыру комитеты җитәкчесе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Леонид Шафиров.
"Минем балачагым – сугыш" Бөтенроссия видеороликлар конкурсы турында нигезнамә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев