Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга пляжларда һәм массакүләм ял итү урыннарында су коену тыела дип искәртәләр

Татарстанда коену сезоны коронавирус пандемиясе белән бәйле киеренке санэпид вазгыят белән бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына ачылачак. Әлегә пляжларда һәм массакүләм ял итү урыннарында су коену тыела.

Июль башыннан башлап 10 июль уртасына кадәр генә дә Татарстан сулыкларында 15 һәлакәт булган, аларда 15 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган, 6 кешене коткарып кала алганнар, алар арасында бала да бар. Статистика буенча, суда үлү очракларының 80%ы исерек хәлдә, шулай ук җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда коену нәтиҗәсендә килеп чыга.
Җиһазландырылмаган урында су коенган өчен хокук бозучылар ТР КоАПның 3.10 маддәсе (Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу) буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин, гражданнарга штраф 1000 сумнан 1500 сумга кадәр (вазыйфаи затларга - 4000 сумнан 5000 сумга кадәр; юридик затларга - 40000 сумнан 50000 сумга кадәр) тәшкил итә.

Моннан тыш, балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәгән очракта, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәләре вәкилләре олылар каравыннан башка су коенган балаларның ата-аналарын административ җаваплылыкка тартачаклар.

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев