Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 4,28 % тәшкил итә. Хәзерге вакытта автокалада эшсезләр сыйфатында 12 061 кеше теркәлгән.
Иртәнге киңәшмә барышында "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова шундый саннар җиткерде.
Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 5 110 вакансия бар, шуларның 453е расланган. Кадрлар үзәгенә пандемия башыннан бирле эш эзләү буенча 10 187 кеше мөрәҗәгать иткән.
Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Нет комментариев