Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга салым түләү сроклары турында искәртәләр

30 октябрьгә кадәр чаллылыларга транспорт, җир, физик затлар милкенә салым, шулай ук физик затлар кеременә салым (салым агенты НДФЛ суммасын тотып калмаган кайбер керемнәргә карата) түләү буенча хәбәр җибәрелде.

Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» интерактив сервисыннан файдаланучыларга салым белдерүләре электрон рәвештә җибәрелде. "Шәхси кабинет"та теркәлергә өлгермәгән гражданнарга уведомление почта аша заказлы хатлар белән җибәрелгән. Шулай ук электрон почтага хат җибәрүдән баш тарткан «Шәхси кабинет»тан файдаланучылар, салым түләү буенча хатларны почта аша алачак.
Салым уведомлениеләре почта аша заказлы хат белән, гражданинның теркәлү урыны буенча җибәрелә. Салым инспекциясе хәбәр иткәнчә, әгәр түләүләр суммасы 100 сумнан кимрәк булса, салым белдерүе җибәрелмәячәк. Салым түләүче аны киләсе елда (әгәр түләүләр 100 сумнан артык булса) яки өч ел эчендә алачак. Әлеге хатларда һәр салымны исәпләгәннән соң Россия Федерациясе бюджет системасына салым күчерү өчен түләү реквизитлары китерелгән, шулай ук кирәкле барлык реквизитлар кертелгән QR-код һәм штрих-код урнаштырылган.

Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен, «Физик затлар салымнары» мобиль кушымтасы аша, Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинет» аша, Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша салым түләүнең берничә ысулы кертелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X