Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының балалар бакчасында биш яшьлек бала өстенә шкаф җимерелә

Яр Чаллының 22нче «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче биш яшьлек бала ике күкрәк умыртка сөяген сындырган. Зыян күрүчене 10 августта Кама балалар медицина үзәгенә китерделәр.

Боларның барысы да җиһазларның төзек булмавы аркасында килеп чыккан. Өстәвенә, башка кием-салым шкафларын да карап чыккан вакытта шундый ук җитешсезлекләр ачылган. «Кыңгырау» хезмәткәрләре ниндидер сәбәпләр аркасында аларны төзәтмәгән. Моннан тыш, балалар бакчасы администрациясе гамәлгә куючыга бәхетсезлек очрагы турында хәбәр итмәгән, рәсми тикшерү һәм медицина учреждениесендә баланы тикшерү оештырмаган.

Прокуратура «Кыңгырау» хезмәткәрләренә каршы «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү»маддәсе буенча җинаять эше кузгатуны таләп иткән. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов адресына җитешсезлекләрне бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту таләбе белән күрсәтмә керттеләр. Җавап бирү актлары каралуда, дип күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: KazanFirst

Чыганак: KazanFirst

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев