Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының легендар «Тарелка»сы янган.

Шушы көннәрдә шәһәргә керә торган юлда элеккеге ГАИ посты янган. Якын-тирәдә яшәүчеләргә әлеге бина “Тарелка” буларак билгеле.

Бина яна башлап, ярты сәгать үтүгә янгын сүндерүчеләр пожарны тулысынча сүндергәннәр. Янгын мәйданы 80 кв.м ны тәшкил итә.

Янгынна сүндерүдә  барысы 22 кеше, 5 данә техника техника эшләгән дип хәбәр итә Татарстанның гадәттән тыш хәлләр белән идарә итү бүлеге.

Исегезгә төшерәбез, “Тарелка” Чаллының 90 нчы еллар символы була. Күп еллар дәвамында монда ГАИ посты урнашкан була. Ул күпергә якынрак күчерелгәч, “Тарелка”бинасында кафе ачыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев