Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чара дәвамында бәйрәм кунаклары төрле конкурсларда катнашты

Алабугада киез итекләр көнен билгеләп үттеләр

Алабуганың «Йорт янындагы бакча» скверында кышкы бәйрәмнәрнең берсе — «Киез итекләр көне»н билгеләп үттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Киез итек — безнең милли кием формасы, киез итекләрдә без бөтен балачагыбызны уздырдык һәм хәзер дә алар тик ятмый. Киез итекне мин хәзер дә киям. Тагын бер кат барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Бу ел безгә шатлык һәм уңышлар китерсен! Сквер буш тормый, мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк», — диде район башлыгы Рөстәм Нуриев

Чара дәвамында бәйрәм кунаклары төрле конкурсларда катнашты: киез итекләрне ыргытты, аркан тартты.

Әлбәттә инде, Кыш бабай белән Кар Кызынан башка нинди бәйрәм булсын. Яңа ел шигырьләрен сөйләү өчен берничә дистәгә якын бала җыелды.

Яңа ел чарасы мода күрсәтү белән тәмамланды.

Балалар бик теләп үз итекләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев