Чикмәнле бәрәңге – С витамины чыганагы!
Ютәлдән кәбестә яфрагы коткара Моның өчен кәбестә яфрагы алып, 1-2 минутка кайнап торган суга салып торыгыз. Аннары шуңа бал сылап, күкрәккә ябарга кирәк. Әгәр ютәл бик көчле икән, ике яфрак ябарга. Яфрак нык ябышсын өчен сыланып торган футболка киегез. Төнлә шулай йокларга кирәк. Ә иртән исә аннан берни дә калмый...
Ютәлдән кәбестә яфрагы коткара
Моның өчен кәбестә яфрагы алып, 1-2 минутка кайнап торган суга салып торыгыз. Аннары шуңа бал сылап, күкрәккә ябарга кирәк. Әгәр ютәл бик көчле икән, ике яфрак ябарга. Яфрак нык ябышсын өчен сыланып торган футболка киегез. Төнлә шулай йокларга кирәк. Ә иртән исә аннан берни дә калмый диярлек, ул бал белән бергә төнгә сыланып бетә. 3-5 көн эчендә ютәлнең ни икәнен онытырсыз.
Мандаринның кабыгы да файдалы
Дисбактериоз һәм ашкайнату проблемалары булганда
Кипкән мандарин кабыгын кофетарткычта ваклагыз. Аксыл әфлисун төсендәге порошок барлыкка килер. Шуны һәр ризыкка тәмләткеч урынына 1 чәй кашыгы кушып ашагыз. Ул метеоризм һәм ашказаны-эчәк авыруларыннан булыша. Аны кофега кушып эчәргә дә була.
Бронхиттан
2 аш кашыгы кипкән мандарин кабыгына 1,5 стакан кайнар су коегыз. Шуны сүлпән утта 5 минут тотыгыз да, уттан алып, бер сәгать төнәтегез. Моны ашарга ярты сәгать кала, җылытып, көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.
Коры ютәлдән
2 аш кашыгы кипкән кабыкка 1 стакан аракы салып, караңгы урында бер атна төнәтегез. Тиешле вакыт узганнан соң, сөзеп, суга 20 тамчы тамызып, ашар алдыннан көнгә өч тапкыр эчегез. Мандарин кабыгы составындагы эфир майлары нык булыша.
Салкын тигәндә
Бер уч кипкән мандарин кабыгына кайнар су коеп, тар авызлы савытка салып, 10 минут буе шуның парын иснәгез. Әлеге процедурадан соң бер сәгать эчендә урамга чыгарга ярамый. Фитонцидка бай мандарин пары инфекцияләрне тиз арада куа.
Аяк табаны гөмбәчегеннән
Мандарин кабыгы белән тырнакларны һәм бармак араларын көнгә ике тапкыр ышкырга кирәк.
Хәлсезлек һәм йокысызлыктан
Мандарин кабыгын вак-вак бүлгәләп, пакетка салыгыз да 15 минут иснәгез. Ул шулай ук баш авыртуларынан да коткара. Цитруслылар исе һәм эфир майлары арыганлыкны ала, стресстан коткара, тынычландыра һәм йоклап китәргә булыша.
Чикмәнле бәрәңге
Анда бананга караганда клетчатка биш тапкырга күбрәк туплана. Димәк, кабыклы бәрәңге эчне катырмый, киресенчә, эч кипкәннән ярдәм итә һәм токсиннарны чыгара дигән сүз. Ул шулай ук холестеринны киметә, кандагы шикәр күләмен көйли.
Чикмәнле бәрәңге - С витамины чыганагы. Ул тимерне үзләштерергә ярдәм итә, кан тамырларына уңай йогынты ясый, вируслардан, инфекцияле авырулардан коткара. С витамины - көчле антиоксидант, ул ирекле радикалларга каршы көрәшә, организмның вакытыннан алда картаюын булдырмый.
Моннан тыш, кабыгында пешкән бәрәңгедәге селен матдәсе чикләвек һәм көнбагышка караганда күбрәк. Башка бер генә ризыкта да моның кадәр селен юк. Ул иммунитетны һәм нерв системасын ныгыта, организмның авыруларга каршы тору үзлеген арттыра, матдәләр алмашын яхшырта. Тән тиресе, чәч, тырнакларны матурайта.
Әгәр кабыклы бәрәңгене суда пешерәсез икән, аның суын да түгәргә ашыкмагыз. Ул майларны яндыра, артриттан коткара, йөрәк авырулары һәм гипертониядән ярдәм итә.
Сәламәт буласың килсә, хөрмә аша
Хөрмә диетик ризык саналса да, ашыйсы килү теләген баса. Андагы витамин һәм файдалы матдәләрне санап торырга да кирәкми. Ул ашказаны функцияләре бозылудан коткара. Составындагы пектин матдәсе ашазаны эшчәнлеген яхшырта. Эчәкләрдәге инфекцияләрне куа, кан тамыры-йөрәк авыруларына профилактика ясый. Кардиологлар көненә 1-2 хөрмә ашарга киңәш итә. Калий микроэлементлары йөрәк авыруларын кисәтә, С, Р витаминнары кан тамыры стеналарын ныгыта. Хөрмә составында йод бар, шуңа күрә ул калкансыман биз авыруларыннан да саклый. Бәвел кудыру үзлеге булганлыктан, ташларны кудыра. А витамины күз мускулларын ныгыта. В витамины нерв системасын ныгыта. Хөрмәне даими ашаган кеше стрессларга бирешми. Тимер исә анемиядән саклый. Салкын тию чорында хөрмә иммунитетны күтәрә. Ул антисептик һәм какырык куптаручы да. Шуңа күрә әлеге җимеш тамак авырту, йөткерүдән дә коткара. Хөрмә шулай ук казналарны да ныгыта. Шикәр чире, артык таза кешеләргә һәм өч яшькә кадәр балаларга хөрмә ашатырга ярамый.
Кышын яшелчәләр, ничек кенә саклауга карамастан, җәйге кебек сусыл булмый. Шулай да аларга әлеге халәтне кире кайтарырга була. Тирән савытка салкын су салыгыз. Туңдыргычта боз шакмаклары булса, аларны да өстәгез. Су салкынрак булган саен яхшырак. Шуннан соң суга кишер, чөгендер, шалкан, торма кебек тамыразыкны салып, алар янына чистартылган бер бәрәңге куегыз. Бозлы су крахмал тәэсирендә, ярты сәгать эчендә яшелчәләр түтәлдән яңа алынган кебек халәткә килер.
Рецепт өчен үлчибез
Күпчелек очракта, кулинария китапларында, сыек азык граммнарда күрсәтелә. Ә халыкта аш кашыгы, бал кашыгы яки стакан белән эшләү гадәте бар.
• 1 стаканга 13 аш, 40 чәй кашыгы сыек ризык сыя.
• Әгәр сыек ризыкны(су, уксус, һ.б.) стакан, аш яки чәй кашыгын тутырып салсагыз, ә куе (сөт өсте, майонез, кайнатма, бал, каймак, һ.б.) ризыкны өебрәк салырга кирәк.
• Әгәр, сезнең кул астында махсус үлчәм шкалалары булган стаканыгыз юк икән, үзегез, стаканга ниндидер "тамга куеп" үлчәү ясый аласыз.
• Тиешле күләмдә сыек ризыкны үлчәү өчен, махсус савыт эзләп тә тормасагыз була. Бер литрлы юылган буш банканы алып, чамалап, уртасын табасыз да, маркер белән тамгалыйсыз. Аннары һәр ике өлешне тигез итеп, икегә бүлеп чыгасыз. Нәтиҗәдә 250 миллилитр була. Мондый үлчәм алымы белән сез теләсә кайсы сыек яки куе азыкны үлчи алырсыз.Киңәш-табыш
Суыткычта, сумкада яки башка савыттагы исне бетерү өчен кулланылмаган пакетлы чәй салып куярга кирәк.
Водород перекисын яраларны төзәтү өчен генә түгел, тапларны бетерү өчен дә кулланырга мөмкин.
Кырмыскалардан котылырга теләсәң, аларның җыелу урынына корица сибәргә кирәк.
Металлдан эшләнгән әйберләрне теш пастасы белән чистартырга мөмкин.
Кашык-чәнечкеләрне банан кабыгының эчке ягы белән сөртеп ялтыратырга була.
Бал организмдагы микробларны юкка чыгару үзлегенә ия.
Изелгән аспирин төймәсенә бер-ике тамчы су кушып, озынборын, черки тешләгән урынга сөртсәң, кычыту басылыр.
Чәй содасы белән тешләрнең сарысын бетерү бик җиңел.
Агач күмере бүлмәдәге начар исләрне җыя.
Пычак яхшы киссен өчен, уртага бөкләнгән фольга кисәргә кирәк.
Гемоглобинны ничек күтәрергә?
Гемоглобинны гранат согы белән чөгендер күтәрә дисәләр дә, галимнәр бу вазыйфада беренчелекне тавык бавыры алуын ачыклаган. Ул тиз үзләштерелә, организмны файдалы матдәләргә баета. Операциядән соң, күп кан югалтудан соң тавык бавыры тиз арада хәл кертә.Шуның өстенә ул азкалорияле ризык, 100 граммында бары тик 137ккал. Ул А, С, В6, В12 витамины һәм фолий кислотасына бай. Бакыр, цинк, кальций, марганец, хром, тимер - организмга көн саен кирәкле матдәләр.
Тавык бавыры кан басымын да көйли, кан тамыры - йөрәк системасын ныгыта. Гепарин канның оешу үзлеген башкара һәм миокард инфарктын кисәтә. Атеросклерозга каршы көрәшүче лизин матдәсе да бар аның составында. Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, тавык бавыры яман шеш күзәнәкләре үсешен дә тоткарлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев