8 февраль 2018 яңалыклары
-
“Бәрәңге” булсаң, сине әрчергә туры киләчәк...
Кайбер кешеләр бурычларын түләмәс өчен нинди генә хәйләләргә бармый! Новосибирскида яшәүче бер ир, кредитлар алып, 200 мең сум бурычка баткан һәм түләмәгән. Приставлар килгәндә ул бәрәңге капчыгы эченә яшеренгән. Ишекне ирнең әнисе ачкан һәм улының өйдә юклыгын әйткән. Ышанмаучыларга кереп тикшерергә дә рөхсәт иткән. Кергән приставлар тикшереп-карап йөргән, бурычлыны тапмаган....
-
Хайваннар да игътибар сорый
Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә генә түгел, шәһәр фатирларында да төрле хайваннар асраучылар бар. Без ияләшкән эт белән песидән тыш, башка экзотик хайваннар да кешеләрнең якын дусларына әйләнеп бара. Ләкин 4 аяклы дусларыбызны алып кайттык та, моның белән эш бетте дигән сүз түгел. Аларны да сабый баланы тәрбияләгән кебек карарга туры...
-
Чикмәнле бәрәңге – С витамины чыганагы!
Ютәлдән кәбестә яфрагы коткара Моның өчен кәбестә яфрагы алып, 1-2 минутка кайнап торган суга салып торыгыз. Аннары шуңа бал сылап, күкрәккә ябарга кирәк. Әгәр ютәл бик көчле икән, ике яфрак ябарга. Яфрак нык ябышсын өчен сыланып торган футболка киегез. Төнлә шулай йокларга кирәк. Ә иртән исә аннан берни дә калмый...
-
Сәхнәдә мәгънәле текст сөйли башласаң, тыңламыйлар да. Маймылланып, сикереп йөрсәң – әйбәт.
10 февральдә юмор остасы, алып баручы, сценарист Илсур Мортазага 50 яшь тула. Шул уңайны сәбәп итеп, Тинчурин театрында иҗатташ дусларын җыеп, менә дигән концерт күрсәтергә җыена ул. - Бүгенге татар эстрадасында борчыган проблемалар бармы? - Артистлар арасында бердәмлек бетте. Элек мәдәни чаралар вакытында бергә җыелу үзе ни тора иде, үзеңчә...
-
Чаллыда 42 нче полиция терәк пункты ачылды
Яңа терәк пункты Мәләкәс аръягының 21 нче мәһәлләсендә ачылды. Ул якынча 10 кешегә хезмәт күрсәтүгә каралган. 2015 елда Татарстан республикасында уникаль закон кертелә, аның нигезендә, терәк пунктлар аерым участокларның тәртип саклау урыны гына булып исәпләнми. Анда участок полиция хезмәткәрләреннән тыш, балигъ булмаганнар белән эшләүчеләр, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре дә эшли....
-
Каткан ыштан белән башына бирсәләр, ычкынып китүең дә ихтимал(Авыл хәтирәләре)
Күземне йомсам, иң тәмле хатирәләр арасында язгы авыл күренеше калка. Исе, чебеннәре, кош-кортлары һәм башкалары белән күңелне иләсләндерә, рәхәткә чумдыра. Ирексездән балачакка кайтасың… Кемнәрнең мал өендә, кемнәрнеңдер тимер карават астында, мич белән стена арасындагы аралыкта йомырка салып каз утыра. Вакыт-вакыт ысылдап ризасызлык белдерә, янында тыз-быз йөрсәң, балтырыңнан каптырып алырга да...
-
Мәңге картаймас Гөлзада
Сүзем 70 яшен тутырып килүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Энергетик" мәдәният сараеның директоры Гөлзада Мөхәммәт кызы Рзаева турында. Әле ул һаман да сафта, җиң сызганып эшләп йөри. Үзенең вазифасыннан башка Чаллы шәһәрендәге 34 якташлык җәмгыятен оештырып, аның җитәкчесе дә булып тора. Иң беренче 1985 елда Чаллы шәһәренең якташлык җәмгыятен оештырдык....
-
Чит илгә чыгу шартлары уңайлаштырылды
Дәүләт думасы депутатлары чит ил паспортын бирү вакытын кыскарткан. Моңа кадәр "Русия Федерациясенә керү һәм Русия Федерациясеннән чыгу тәртибе турында" Закон нигезендә гражданнарга паспорт алу өчен документларны тапшырганнан соң 4 ай таләп ителә иде. Әлеге законга үзгәрешләр кертелеп, бу вакыт 3 айга кадәр кыскартылган. http://kiziltan.ru/budni/9818-chit-ilg-chygu-shartlary-tagyn-da-uaylandyrylgan.html
-
Элвин Грейның “двойнигы” барлыкка килгән ди...
Татарстанда соңгы елларда яшьләр арасында популярлык казанган җырчы Радик Юлякъшинның "двойнигы" барлыкка килгән, дип социаль челтәрләрнең берсендә язалар. Имеш бер студент егет Элвин Грей тавышы белән җырлый башлаган, концертлар куя икән. Җырлары да, җырларының да аранжировкасы нәкъ Грейныкы кебек ди. Җитмәсә аулак авылларда, клубларда аның җырларын да җырлый дип әйтәләр....
-
1 мартка кадәр калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул ителә
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 1 мартка кадәр кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә. Хисаплылык кайсы калдыкларның кайда нинди күләмдә барлыкка килүен, төзелгән шартнамәләр нигезендә әлеге калдыкларның кайсы махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын төгәл аңлау өчен кирәк. Бу эш...
-
Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде
Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган. Татарстанның 12 районында 5 универсаль спорт залы һәм өсте капланган 8 бассейн төзелә. Әлеге программа кысаларында, укыту-күнекмә дәресләре үткәрү, физкультура белән шөгыльләнү өчен, волейбол һәм мини-футбол мәйданчыклары...