Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чүпрәле районы башлыгы 13 яшьлек кызның Яңа ел теләген үтәде

Марат Гафаров Лиананың кәефе белән кызыксынды, нинди дә булса ярдәм кирәклеге-юклыгы турында сорашты

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров 13 яшьлек Лиана Пляшеваның Яңа ел теләген үтәде. Лиананың Яңа ел теләге ул — белгечләр киңәше буенча «коры», төрле төстәге шарлар тутырылган, бассейн булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Лиананың теләге язылган открытканы район башлыгы Марат Гафаров Казанда «Теләкләр чыршысыннан» алган иде. 

«Миңа Лиананың теләген үтәү олы бер куаныч. Бүләкне генә бераз көтәргә туры килде. Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә Лиана теләгән әйбер булмаганлыктан, Башкортстаннан кадәр кайтардык», — диде район башлыгы. Лиананы һәм аның гаиләсен якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, Марат Гафаров шулай ук Кыш Бабай һәм Кар кызыннан татлы бүләк тапшырды.

Ә Лиананың Яңа ел теләге ул-белгечләр киңәше буенча «коры» төрле төстәге шарлар тутырылган бассейн булган.

«Мин телевизордан балаларның «коры» бассейнда бик теләп шөгыльләнүләрен күп тапкыр күрдем. Безнең Лианага да нәкъ менә аның фикерләү һәм организм үсешенә ярдәм итә торган әлеге бассейн булуна бик шатбыз2, диде кызның әбисе Зинаида Пляшева район башлыгына рәхмәтләр белдереп.

Марат Гафаров Лиананың кәефе белән кызыксынды, нинди дә булса ярдәм кирәклеге-юклыгы турында сорашты.

«Коры» бассейн ДЦП, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары, умыртка баганасы сколиозлары, остеохондрозлар, нерв системасы авырулары булганда, травмалардан, балаларда невроз булганда һәм башка авырулар булганда белгечләр тарафыннан тәкъдим ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев