Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чулман елгасының бер ярыннан икенчесенә йөзеп чыгарга теләгән ир-ат батып үлгән

Ир-атны судан шаһитлар чыгарган, әмма соң булган.

Чаллы янында ир-ат дуслары белән утырганнан соң, Чулман елгасының бер ярыннан икенче ярына йөзеп чыгарга теләгән һәм батып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 16.37 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Тукай районында «Салават күпере» ял базасы янында Чулман елгасында ир-ат батуы турында хәбәр килгән.


Ачыкланганча, 29 яшьлек ир-ат дуслары белән яр буенда ял иткән. Берникадәр вакыттан ул бер ярдан икенчесенә йөзеп чыгарга булган, әмма хәле бетеп, батып үлгән.

Зыян күрүчене фаҗига шаһитлары аңсыз килеш ярга алып чыккан һәм беренче ярдәм күрсәткән, әмма нәтиҗә булмаган.


Сулык коену өчен җиһазланмаган булган. 

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев