Динә Вәлиева: «Судка барырга телиләрме?! Барсыннар!»
Чаллы блогеры, косметолог Динә Вәлиева клиентлары гаепләүләренә җавап бирде.
Чаллы блогеры, косметолог Динә Вәлиеваны «матурлык» уколлары ясап, кешеләрне ямьсезләүдә гаеплиләр (моннан укы). Әлее хәлгә ачыклык кертү максатыннан, Динә Вәлиева белән элемтәгә чыктык.
– Минем исем белән хайп ясыйлар. Миңа барыбер! Мин дөреслекне беләм, бөтен фактларым бар! Ә бу ике хатын-кызның миңа пычрак атуына исем китми. Ничек сөйләсәләр, алга таба да сөйли бирсеннәр. Рәхмәт! Алар миңа бушка реклама ясап утыралар, – ди Чаллы блогеры, косметолог Динә Вәлиева.
Подписчиклары арасында яклаучылары да күп. Алар Динә Вәлиеваның шәхси аккаунтында Эльвира Нестерева һәм Елена Трофимованы әхлакый һәм психик яктан гаепләп чыкканнар.
Блогерның әлеге хәлгә карата үз дөреслеге.
– Судка барырга телиләрме?! Барсыннар! Карарбыз, нишләп бетәрләр! Аларның бит бернинди дә фактлары, дәлилләре юк. Елена Трофимова миндә процедураларда 3 ел элек булган иде, әле модель буларак. Ул бик арзан бәягә дигән сүз. Ул миңа нәрсәдер ошатмавы турында әйтте – мин аны үзем янына чакырдым. Килмәде. Шул 3 ел эчендә гел миңа язып торды, минем белән соклануын белдерде, бәйрәмнәрдә котлый иде, шигырьләр җибәрүе дә истә. 3 ел вакыт узды! 3 ел! Нигә соң ул иртәрәк килмәгән?
Эльвира миндә март аенда булды. Ул да процедурадан канәгать калмавы турында әйтте. Мин аны кабат чакырдым, ул ризалашмады. Мин аңа акчасын кире җибәрдем. Җитмәсә, минем медицина белем юк дип язып чыкканнар. Ничек инде медицина белемем булмый торып, мин кеше битенә кагылыйм?! – ди ул.
Динә Вәлиеваны федераль каналга «За гранью» тапшыруына да чакырганнар. Ул анда бармыйм дип белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев