Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы косметологы Динә Вәлиеваны кешедән «урод» ясауда гаеплиләр

«Матурлык» уколларыннан соң берәүләрнең ирене кыйгайган, икенчеләрнең битләре сизмәскә әйләнгән.

Чаллы блогеры һәм косметологы Динә Вәлиеваны ирен-битләргә "матурлык" уколлары ясап, кешеләрне зәгыйфьләүдә гаеплиләр. Зыян күрүчеләр бер Чаллыдан гына түгел. 32 яшьлек Эльвира Нестерова процедурага Зәйдән килгән була. 

– Беренче тапкыр килгәндә барысы да әйбәт кебек иде. Маңгайдагы җырчыкларымны бетерәсем килде. Ә Динә Вәлиева битемдәге башка проблемаларны күреп, аларга да косметологик процедуралар ясарга киңәш итә башлады, – ди Эльвира. – Аннары Динә Вәлиева башкарылган процедуралар һәм кадаган препарат турында документ тапшырды. 

Эльвира Нестерова Чаллы косметологы янына бер елдан соң тагын килә. 

– Миннән алда башка клиенты бар иде. Кызның иреннәренә тиз-тиз генә уколлар кадады да, минем битемә кереште. Беренче тапкыр әйбәтрәк караган иде. Ул вакытта контурлар сызды, бар нәрсәне аңлатты. Икенче юлы бу кешене танымадым. Документ та бирмәде, препарат турында да сөйләмәде. Процедураны да авырттырып башкарды. Битемдә гематомалар барлыкка килде, каш тирәсе бөтенләй сизми башлады, мимикам югалды. Битем параличланды, – дип сөйли Нестерова. 

Эльвира битен видеога төшереп, косметологка җибәрә. Динә Вәлиева исә процедураны кабатларга тәкъдим итә. 

– Мин аңардан лицензия бармы дип сорадым. Ул миңа җавап бирмәде һәм акчамны кире кайтарырга тәкъдим итте. Курыкты, күрәсең,  – дип дәвам итә косметологик процедуралардан канәгать калмаган хатын-кыз.

Ул неврологка мөрәҗәгать итә. Табиблар аның нерв күзәнәкләренә зыян килүе һәм дәвалану өчен 55 мең сум акча кирәк булуын әйтә. 

Динә Вәлиева кулларыннан зыян күргән тагын бер ханым – Елена Трофимова. Ул икенче иягеннән бетермәкче була. Косметологка социаль челтәрләрдәге рекламаларны күреп мөрәҗәгать итә. Аның әйтүенчә, косметологның кабинеты бик пычрак була. Әмма шулай да Динә Вәлиева үз эшенең чын остасы дип ышана. Процедурадан соң Еленаның муенында җөйләр кала. «Динә Вәлиева миннән урод ясады», - ди ул. 

Косметолог-блогердан зыян күргән хатын-кызлар берләшеп судка мөрәҗәгать итмәкче. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев