Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дознаватель кызның адвокатына 20 миллион тәкъдим иткәннәр

Бу хакта ул "Московский комсомолец"ка биргән әңгәмәсендә белдергән

Өч полицейский тарафыннан көчләнгән кыз эше буенча судта соңгысының мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат дознавательның тормышы турында сөйләде.

Адвокат Ирина Вәлиева кайбер хезмәттәшләре һәм журналистлар 23 яшьлек кызга яла ягарга тырышуларын белдерде. Процесс барышында хокук саклау органнарының элекке хезмәткәренә уйлап чыгарылган тискәре сыйфатлар тагарга маташканнар.

Юрист шулай ук аңа кызны яклаудан баш тарту өчен ришвәт тәкъдим итүләре турында да әйтә.

"Бер кеше шалтыратып: "Менә сиңа биш миллион", - диде. Мин телсез калдым, дәшмәдем. Минем дәшмәүне ул күбрәк акча телим дип кабул итте булса кирәк, һәм дәвам итте: "Мин аңлыйм, аз, ярар, ун...". Нәрсә дип җавап бирергә иде миңа? Янә дәшмәдем. Аннары ул бәяне унбиш миллионга кадәр күтәрде, ә аннары тагын биш миллион сум өстәде", — дип белдерә Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев