Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эльбрус тавында Чаллы флагы

Бу үргә менәр өчен 8 көн кирәк булган. Тауны яулау һәм аннан төшү өчен 16 сәгать вакыт кирәккән.

Чаллы эшмәкәре Эльбрус тавына “Үсеш” партиясенең байрагын кадады. “СтройТраст” компаниясе генераль директоры, шәһәр советы депутаты Раил Миннегалиев хатыны һәм үзенең дуслары белән Эльбрусның көнчыгыштагы иң югары биеклегенә күтәрелеп, диңгездән 5642 метр биеклеккә Татарстан флагын, шәһәр туграсын һәм “Үсеш” партиясе әләмен кадады. Бу үргә менәр өчен 8 көн кирәк булган. Тауны яулау һәм аннан төшү өчен 16 сәгать вакыт кирәккән.

Тауга менгәндә шәһәрдәшләребезнең тән температурасы күтәрелгән, аяк өсте йокыга талганнар, аңнарын югалтканнар, хәтта ике тапкыр “штурм алды” упкынына төшкәннәр. “Әйбәт итеп иртәнге ашаганнан соң без барлык кирәк-яраклар белән күнекмәләр алдык. Хәтта секундына 40 метрлы көчле җилгә каршы торырга өйрәндек. Аннары киемнәребезне һәм үзебезне штурмга әзерләдек”, - ди эшмәкәр үзенең көндәләгендә.

29 сентябрьдә Чаллы төркеме уңышлы гына таудан төшкән. “Тауга сәяхәт – экстрималь шартларда ял итү. Монда син кайнар су һәм чиста урын җирнең кыйммәтен аңлыйсың. Нәкъ менә биредә вак-төякләрдән шатлык табасың, тормышның һәр мизгелен кадерләргә өйрәнәсең”, - ди Раил Минегалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев