Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грей өйләнә?

Танылган җырчы Элвин Грей тиздән өйләнә, ахры. Сөйгән кызы белән фотоларны Радик ешрак урнаштыра башлады.

Җырчының очрашып йөри торган кызы Инзилә күптән түгел генә социаль челтәрдә кәләш букеты тотып төшкән фотосын урнаштырган. Яшьләр шул көннәрдә генә дусларының туенда кунак булган.

Элвин Грей үзе дә яңа костюм сайлаганда төшергән видеосын аккуантында куйды. Радик белән Инзилә дә тиздән өйләнешеп куймагайлары. Өстәвенә Радик өйләнмәвенең сәбәбен бары вакыты тар булу белән аңлатып килде.

Хәзер исә, пандемия чорында артистның вакыты күбрәк булса кирәк, чөнки Инзилә белән төшкән фотолары Интернетта еш күренә башлады.  

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев