Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Энҗе Нурисламова: «Наил Мәһдиевтә мине иң сокландырганы...»

2нче гимназия директоры урынбасары шәһәр җитәкчесе Наил Мәһдиевны гомер бәйрәме белән котлады.

– Наил Мәһдиев Яр Чаллы шәһәре мэры итеп билгеләнгән елны, шәһәрдәге мәктәпләрдә укыту-тәрбиянең торышы белән танышу максатыннан, уку йортларын йөреп чыкты. Шул уңайдан укытучылар даирәсендә: «Мәгариф үсеше белән беренче чиратта кызыксынган җитәкче шәһәребезне үстерәчәк!» – дигән фикерләр әйтелде һәм, чынлап та, әлеге фаразлар дөрес булды.

Соңгы елларда шәһәр күзгә күренеп үсте: төрле яклап яңа микрорайоннар төзелде, аларда заман таләпләренә җавап бирерлек балалар бакчалары, мәктәпләр ачылды, мәдәни күңел ачу үзәкләре, мәдәният йортлары, кинотеатрлар сафка басты, юллар төзекләндерелде. Шәһәр инфраструктурасындагы үзгәрешләр шәһәрдә яшәүчеләрнең рухи яктан үзгәрешләренә китерде, чөнки мөмкинлекләр арту белән әхлакый тәрбия үсәргә тиеш, шул очракта гына яшәү шартларына бәйле тәртипне урнаштырып була. Шушы максаттан чыгып, мәктәп укучылары, яшьләр өчен спорт сарайлары, тренажер заллары, һөнәри үзбилгеләнү өчен мөмкинлекләр ачылды. Балигъ булмаган яшьтәге укучылар арасында тәртип бозу очракларын кисәтү өчен төрле ведомство хезмәткәрләре белән уку йортларының максатчан эшләре оештырылды.

Әлбәттә, мондый зур эшләр артында олпат шәхес Наил Гамбәр улы тора. Мине иң сокландырганы – аның гражданлык позициясе. Чөнки аның җитәкчелегендә башкарылган эшләрнең асылына хезмәт кешесенә, халыкка хөрмәт хисе салынган. Украинага хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәме, мәктәп укучыларының льготалы тукланулары, укучылар арасында шәһәр Мэры кубогына багышланган спорт ярышлары, матур эчтәлекле бәйрәмнәр – шуларның ачык мисалы. Быел укытучыларның август конференциясенең пленар утырышында Наил Мәһдиевның күз уңыннан шәһәр мәгарифенә кагылышлы бер мәсьәлә дә читтә калмады. Укытучылар көнендә аның алдынгы укытучыларны, остазларны, укучыларны котлавы матур традициягә әйләнде. Бу мэрыбызның тырышлыгы, киң күңеллеге, игътибарлы, ихтирамлы булуы хакында сөйли.

Мәгърифәтле, киң карашлы, зыялы, тирән белемле, тәҗрибәле җитәкчебезгә җаваплы эшендә уңышлар, сәламәтлек телибез. 

М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев