Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшлекле климат белән уртаклашабыз

Тукай районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, аның урынбасары Ришат Хәбипов һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда республиканың 14 районыннан авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары тотучылар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре – барысы 500 кеше катнашты. Семинар ачык диалог формасында узды.

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру – республика күләмендә актуаль мәсьәлә. Белгечләрне авыл хуҗалыгында эшләүчеләр саны елдан-ел кими баруы борчый. Ә бит республикада эшмәкәрлек, фермерлык, шәхси хуҗалыклар белән шөгыльләнеп, авыл хуҗалыгы продукты җитештереп чыгару өчен мөмкинлекләр зур. Әйтик, кече һәм урта бизнес вәкилләренә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән субсидияләр һәм грантлар рәвешендә программалар эшли. Ел саен кече хуҗалыкларга республика тарафыннан 2 миллиард сумлык ярдәм бирелә, шул исәптән 1,4 миллиард сум грант ярдәме һәм 566 миллион сум ЛПХларга төрле субсидияләр.
Әлеге төр ярдәмнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен нәтиҗәле булуын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында ассызыклады. Республикада терлекчелек продукциясе сатудан гомуми акчалата табыш 30 процентка арткан. Биш ел эчендә 1800дән артык кече ферма төзелгән. Фермер хуҗалыклары тулаем продукция күләмен ел саен 15-20 процентка арттыра баралар. Фермерларда барлык төр терлекләрнең баш саны ике мәртәбә арткан. Быелгы конкурсларда 135 КФХ грантлар откан. Тапшырылган проектлар буенча, сыерлар санын 2,4 мең башка, мөгезле эре терлекләр, кош-кортлар санын 1,5 миллион башка арттыру планлаштырыла. 340 өстәмә эш урыны булдырылачак. Федераль программа буенча 4 кооператив грант алган, гомуми сумма 88 миллион сум тәшкил итә. Яңа эшли башлаган кооперативларга ярдәм итү буенча республика программасы икенче ел эшли. Быел 16 кооператив грант откан, гомуми сумма 75 миллион сум тәшкил итә. Яңа эш башлаучы фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грант ярдәменең яңа проекты – «Агростартап» дип аталган программа гамәлгә кертелде.
Тукай районы әлеге төр семинарны уздыру өчен очраклы гына сайланмаган. Район республикада тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидер, төп локоматив буларак санала. Республикада җитештерелгән итнең гомуми күләменнән кош итенең 39 проценты һәм дуңгыз итенең 61 проценты Тукай районы фермерлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә туры килә.
Семинарның беренче өлешендә катнашучылар Тукай районы территориясендә кече һәм урта бизнес вәкилләренең уңышлы эшчәнлек үрнәкләре белән таныштылар. Әлеге заманча предприятиеләрнең алдынгы эш алымнарын республика һәм Россия дәрәҗәсендә үрнәк итеп куярлык. Биредә актуаль проблемаларны билгеләделәр һәм аларны хәл итү юллары буенча тәҗрибә уртаклаштылар. 
Новотроицкое җирлегендә Йолдыз Кормашев исемендәге орлык заводы урнашкан. Завод «Агрокөч төркеме» агрохолдингы составындагы агрофирмаларны югары сыйфатлы орлык белән тәэмин итә. Завод тәүлегенә 600 тоннадан артык орлык эшкәртә ала.
«Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнеханов «Бердәмлек» куллану кооперативын да җитәкли. Кооператив өч ел элек оешты. Бүген аңа 20гә якын шәхси ярдәмче хуҗалык керә. Кооператив яшелчә һәм бәрәңге үстерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Узган ел дәүләт грантына – 35 миллион сумга кооператив өчен заманча техника һәм җиһазлар сатып алынды. Бүген 1500 кв.м мәйданлы цехта авыл хуҗалыгы продукциясен юу, төргәкләргә төрү һәм сату челтәрләренә озату белән шөгыльләнәләр. 
Тагын бер эре куллану кооперативы – «Айкорм». Ул үз эшчәнлеген Яңа Мусабай җирлегендә җәелдергән. Аны Айгөл Ханова җитәкли. Бүген кооперативта 17 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Кооператив авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кош-корт өчен катнашазык җитештерү белән шөгыльләнә. Үз эшчәнлеген яңа башлаган кооперативларга ярдәм итү программасы буенча Айгөл Ханова 5 миллион сумлык грант отты. 
Бакчасарай авылында урнашкан «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы – районда иң зур хуҗалыкларның берсе. Чәчүлек мәйданы 2400 гектар тәшкил итә. Биредә 247 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 50 савым сыер. Күптән түгел хуҗалыкка Венгриядән югары продуктлы голштин-фриз токымлы 126 тана кайтты. Бер тәүлек эчендә 1,5 тонна сөт савыла, бу бер сыердан 30 килограмм дигән сүз. Хуҗалыкта шулай ук ит токымлы сарык, үгезләр үрчетү, чабыш атлары тәрбияләү белән шөгыльләнәләр. Хуҗалык җитәкчесе Равил Миңнехуҗин ташландык җирләрне эшкәртеп чәчү сәясәтен хуплый. Соңгы бер ел эчендә генә 1200 гектардан артык җир әйләнешкә кертелде. Мондый саллы эш хуҗалыкта эшләүчеләрнең социаль хәлендә дә чагыла.
Тукай районы, шәһәр яны районы буларак, ярты миллионлы Чаллы шәһәрен азык-төлек белән тәэмин итә. Асылда район шәһәрнең бакчасы булып тора. Бу фактор районда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә уңай чагылыш таба һәм җитештерелә торган продукцияне сату проблемаларын киметә.
– Әмма фермер продукциясен сатуны җайга салу фермерларның төп проблемасы булып кала. Уңышлы эшчәнлек алып бару һәм җитештерелә торган продукцияне сату өчен аларны кооперативларга берләштерүне оештыру кирәк, – дип билгеләп үтте район башлыгы Фаил Камаев. Районда бүгенге көндә барлыгы 9 авыл хуҗалыгы кооперативы эшли. 
Хуҗалыкларда югары продуктлы терлекләр санын арттыру да – мөһим чара. Шул исәптән чит илләрнең алдынгы хуҗалыклары белән эшлекле элемтәләр җайга салынган. Соңгы ике елда гына районга Венгриядән голштин-фриз токымлы югары продуктлы 450 баш тана алып кайтылды. Димәк, авыл хуҗалыгы тармагында сөт җитештерү потенциалын яхшырту өчен нигез салынды. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип белдерде район башлыгы.
Яшь, перспективалы кадрларны җәлеп итү өчен район җитәкчелеге алдында авылда яшәүнең шартларын җайга салу, яңартылган эш урыннары булдыру юлы белән халыкның матди иминлеген тәэмин итү, хезмәт хакы дәрәҗәсен шәһәрнекенә җиткерү, югары квалификацияле авыл хуҗалыгы белгечләрен һөнәри әзерләү өчен шартлар тудыру бурычы тора, дип белдерде Фаил Камаев.
Шуңа бәйле рәвештә, районның эре хуҗалыкларында саву заллары булган югары технологияле сөт комплекслары төзелә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре өчен торак төзү программасы эшли. Бүген барлыгы 58 йорт төзелде һәм 51 фатир бирелде.
Моннан тыш, заманча җиһазларда эшләү күнекмәләренә ия булган белгечләргә ихтыяҗны исәпкә алып, районда эшче һөнәрләр әзерләүче ресурс үзәген ачу планлаштырыла.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек санын арттыру максатыннан төрле республика программаларында катнашу өчен гражданнарны документлар белән озата бару эше алып барыла. Быел гына дәүләт программалары кысаларында җитештерелгән продукцияне сатуга ярдәм итү өчен 39,5 миллион сумлык грантлар алуга ирештеләр. 2019 ел башыннан «Мини ферма» дәүләт программасы буенча 21 гаилә үз эшчәнлеген үстерүгә акча алды. Ике крестьян-фермер хуҗалыгы, бер куллану кооперативы, өч гаилә фермасы грант отты.
Авыл җирлекләренә газ һәм су белән тәэмин итү, урам челтәрләрен төзү, юллар һәм социаль объектлар төзү белән бәйле инфраструктур проблемалар хас. Әйтик, бүгенге көндә Тукай районында газ белән тәэмин ителеш 32,5 процентны тәшкил итә. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен авыл җирлекләрендә торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программалары актив кулланыла, иганәче акчалары җәлеп ителә, диде район башлыгы. 
Тукай районының икътисадын ныгытуга, авыл хуҗалыгы эшчәнлеген үстерүгә тагын бер этәргеч – Чаллы шәһәре белән тыгыз хезмәттәшлектә булу. Семинарда катнашкан шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу уңайдан тукайлыларга рәхмәтен белдерде. «500 меңнән артык халкы булган шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итү ансат түгел. Бу әле сәяси мәсьәлә дә», – диде ул чыгышында.

 

 

http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/eshlekle-klimat-beln-urtaklashabyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев