21 август 2019 яңалыклары
-
Чаллының Хәсән Туфан проспектында транспорт хәрәкәте чикләнә
23 августта 17:00 сәгатьтән 22:30га кадәр
-
Эшлекле климат белән уртаклашабыз
Тукай районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, аның урынбасары Ришат Хәбипов һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда республиканың 14 районыннан авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары тотучылар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре – барысы 500 кеше катнашты. Семинар ачык диалог формасында узды.
-
Чемпионаттан медальләр генә түгел, бердәмлек рухын да алып китәчәкләр
Иртәгә Казанда Ворлдскиллс чемпионатына старт бирелә. Башкалабыз эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионатын уздыруга тулысынча әзер. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ворлдскиллс авылы һәм әләмнәр аллеясының тантаналы ачылышында шулай дип белдерде.
-
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин турында: Ул югары дәрәҗәдәге профессионал
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән беренче очрашуы турында сөйләде.
-
Яр Чаллыда ветераннар Советы рәисен сайладылар
Бүген Чаллыда шәһәрнең ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисен сайладылар.
-
Чаллының 35 компаниясе салым инспекциясенең бурычлылар исемлегенә кергән
Бүген мэриядә тагын бер кат салымнар буенча бурычлар турында фикер алыштылар.