Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эсседән ничек сакланасыз?

Шәһәребездә кызу һава торышы урнашты. Күп кеше өчен җәй көтеп алынган, яраткан ел фасылы булса да, артык югары температура чаллылыларга ничек тәэсир итә? Бу кызулыктан алар ничек сакланалар? Сораштыруыбыз шул хакта.

Айзирә Һадиева, Чаллы шәһәре:
Өйдә 2 бала белән эсседән качып ятабыз. Әтиебез эштә.
Күбрәк сыеклык эчәбез, гади су. Душта коенып чыгабыз.
Кояш төшкән бүлмә тәрәзәләрен жалюзи белән капладык. Төнлә бар тәрәзәләрне дә ачып йоклыйбыз, барыбер җиләс һава керми.
Аннан соң балалар йоклаган чакта вентилятор кушып бүлмәләрне җилләтеп чыгам, файдасын күрәм, бүлмә җиләсләнеп китә.
Кундез бу эсседә урамга башыбызны да тыкмыйбыз. Кичен кояш кереп киткәч кенә чыгабыз. 
Әле ярый без өйдә качып, сакланып ятабыз, ул эштәгеләргә Алла ярдәм бирсен, урамда эшләүчеләр бар бит, аларга иң авыры. 
Бу эсселекләрнең ахыры да хәерле генә тәмамлансын иде. Мондый эсседән соң давыллар килә күрмәсен. Ходай үзе сакласын!

 

Резидә Ганиева, Чаллы шәһәре:  
Кызу булса да, бик рәхәт. Нәкъ балачактагы җәй. 
Әле дә ярый көтүгә чыгасы юк , дип кызым белән сөйләшә-сөйләшә үлән чәе белән сыйланып утырабыз. Менә шушындый челләдә көтү чираты туры килгән чаклар да була иде бит. 
Аннары, кояш өтә дип тормый идек җиләккә дә чыгып китә идек. Бер генә вакыт бит.  Мин үзем тумышым буенча Азнакай ягыннан бит. Әби көненә икешәр тапкыр җибәрә иде җиләккә. Кызым, бар, вакыты шушы, дип. Безнең якта нефть бит инде. Сыер тоягы баскан урыннарда, чокырлы урыннарда җыелып торган суларны ятып эчкән чаклар була иде. Ай, ул су үзе үк "кайнаган" җылы булыр иде, җитмәсә нефть маеның элпәсе күренеп торыр иде. Шулай да рәхәт иде!!!
Соңгы көннәрдәге эссе һава торышына килгәндә, без шәһәрдән читтә бакча өендә торабыз әле. Шәһәрдәге кебек тын алмаслык кызу түгел. Табигать кочагы җиләс. Еш душ коенабыз. Актив эшләрне көннең бик иртәнге, яисә кичке өлешенә күчерәбез, үлән чәйләре һәм су эчәбез. Салкын су эчәргә тырышмыйм җылымса су эчәм.

 

Айнур Корбанов, Чаллы шәһәре:
Көндез урамда йөрмәскә тырышам, чыгарга туры килсә, башка кепка киям, күләгә урыннар эзлим, вентилятор кушмыйм, суны җылы килеш эчәм. Машинада йөргәндә кондиционер кушмыйм - авыруың бар, киемнәрнең ачык төстәгесен сайлыйм. 

 

Әнисә Шәрәфетдинова, Тукай районының Биклән авылы:
Баштан аяк киенәм: башыма ак яулык бәйлим (ак төс кояш нурларын кире кайтара). Озын күлмәк киям. Йөзем белән кулларым гына ачык кала.
5 вакыт намазга тәхәрәт алу - иң кирәкле биологик нокталарны су белән юам.
Бикләндә су белән проблема булса, "Сабантуй" чишмәсенә барам.

Фото: Яндекс.Дзен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аномаль жара