Факил Сафин: «Милләтнең зур талантлы язучылары булмаса, берләшеп кенә бөек әдәбият тудырып булмас...»
Яңалыклар тасмасы

Факил Сафин: «Милләтнең зур талантлы язучылары булмаса, берләшеп кенә бөек әдәбият тудырып булмас...»

Язучыларның чираттан тыш корылтае булды.

Бүген Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар Союзы белән берләшү мәсьәләсен карау өчен чираттан тыш съездга җыелды. 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин иҗат оешмалары берләшүенә уңай каравы турында әйтте. «Иң мөһиме - шушы берләшү иҗат оешмалары турында канун кабул ителүгә китерсен иде. Яшь иҗатчыларга бу бигрәк тә мөһим дип уйлыйм», – диде ул.

«Әгәр милләтнең зур талантлы язучылары булмаса, берләшеп кенә бөек әдәбият тудырып булмас. Аллага шөкер, безнең талантлы каләм ияләре бар. Әлеге берләшүдән шәп әсәрләребезне дөньяга чыгаруда ярдәме булмый калмас, дип уйлыйм», – диде Факил Сафин.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чаллы хаким корылтай Факил Сафин ТР Язучылар берлеге

Нет комментариев