Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Финляндиядә яшәүче Җәмилә Бакир: «Коронавирус кешене киптерә»

Финляндиядә яшәүче Җәмилә Бакирны без җырчы буларак беләбез. Ул, гаилә хәлләренә бәйле рәвештә, өлкән яшьтәгеләр өчен интернат-пансионатта шәфкать туташы булып эшли. Күптән түгел ул коронавируска анализ тапшырган. Җәмилә белән бу пандемия хакында сөйләштек.

- Җәмилә, син нинди урында эшлисең?

— Бу махсус поликлиника. Анда 60 яшьтән өлкәнрәк деменция (акыл җиңеләю), алкоголь деменция дә бар, Альцгеймер белән авыручылар. Алар шушында яши. Кайберсе 2-3 ел урында ята. Кайберләре автоматка тоташтырылган. Өлкәннәр өчен интернат дияргәме икән. Бу Ярвапняада, татарлар урамында. Монда танылган шәхесләр яшәгән. Ян Сибелиус, рәссам Пекка Халонен. Бик театраль шәһәр бу.

Син үзең ничек авырып киттең?

— Мин биш көн 15әр сәгать эшләдем. Мәктәпләр ябылды һәм балалары кечкенә булган шәфкать туташлары өйдә калды. Хастаханәдә кеше калмады. 15 сәгать хаста кешеләр белән эшләве җиңел түгел. Өстәвенә, битлекләрдә эшләве, сулыш алып булмый. Психологик яктан да кыен, телефон шалтырый, балалары әниләре ни хәлдә дип сорыйлар.

Ике әби үлде, алар өлкән иде инде, үләр алдыннан йөткереп авырдылар. Үлгәч, мин әле аларны юдым да. Аннан соң инде икенче көнне үзем чирләдем. Дүрт көн температура 38 градус булды.

Син үзең бардыңмы анализ тапшырырга?

— Әйе, мине малайлар җибәрде. Коронавируска анализ бирергә бардым. Безнең янда шундый урын бар. Беркем дә юк, ялгызым гына идем.

Коронавируска анализ шул рәвешчә алына

Ә анализ бирү җиңел әйбер түгел. «Космонавт киемендәге» табиб килә мазок алырга. Колакны казый торган таякчыклар кебек, әмма озын әйбер, шуны борын сөягенең төбенә кадәр тыга. Ул бит электриклар кебек битлектә, ерактан торып төртә, шуңа күрә белеп бетерми — күп төртәме, азмы… Бәлки миннән алганда катырак төрткәндер. Мин үзем дә битлектән эшлим бит, ул бик читен — күзлек парлана, ә боларның күзлек өстендә икенче пластик каплагыч. Бик авыр. Кызык әйбер түгел.

Борыннан мазок алып, сыекчага салалар. Ул кызыл төскә керде, чөнки бераз кан да эләккән. Көн буе авыртты. Ике борыннан да алалар.

Нәтиҗә нинди булды соң?

— Бар да әйбәт диделәр. Миндә бронхит. Әмма аны белеп булмый инде. Миңа кадәр дә ул урында ниндидер чирле кеше булуы мөмкин. Әгәр шулай булса, миңа анализ алганда йоккан булуы да бар. Тик хәлем начарланмады.

Җәмилә, эштә нинди саклык чаралары бар?

— Эштән чыккач, башта дезинфекция, аннары киемнәрне алыштырабыз. Аннары тагын дезинфекция — ачкычларга, телефоннарга кадәр. Аннары гына чыгабыз. Эшкә килгәндә шул ук әйбер. Керәбез, телефоннарны, ачкычларны, кулларны дезинфекциялибез, чишенәбез, тагын дезинфекция ясыйбыз. Аннары бүлеккә кергәч, тагын дезинфекция ясыйбыз. Бездә дүрт бүлек.

Мин, мәсәлән, дүрт бүлектә йөгереп йөрим, аска-өскә. Димәк, миндә әгәр чир булса, бөтенесенә миннән йога ала. Шуның өчен безнең башлык инде әз генә берәр нәрсә булса, барып тикшертегез, диде. Бездәге әбиләр риск төркемендә бит, 70, 80, 90-100 яшьлек әбиләрең ята.

Бу авыру олы кешеләргә начар. Ә Финляндиядә картлар күп. Элек, мәсәлән, картлар йортларында бер кешене бер кеше караган. 5 ел элек 10 кешегә бер булган, хәзер 18 өлкәнгә берәү. 1-2 елдан 25 кешегә бер булачак, диләр.

Миндә 17. Бишесе ятактан тора алмый. Бишесе йөри, әмма аңышмыйлар. 17 кеше белән икәү генә эшләдек, элек дүртәү идек. 15-16 сәгать эш, иртән җидедә китәм, аннан тугыз-унда кайтам. Иммунитет төшә, шуңа куркыныч.

Син дә «космонавт киемендә» йөрисеңме?

— Юк. Кемдер хасталанса гына шулай йөриләр. Безнең бит кенә капланган, өстәге жакетлар юк.

Финляндиядә нинди чикләүләр кертелде?

27 марттан 19 апрельгә кадәр изоляция режимына кертелде. Хельсинки янындагы Уусимаа кешеләренә башка шәһәргә чыгарга ярамый. Казан дип чагыштырсак, Дәрвишләр бистәсе кешеләренә шәһәргә чыгарга ярамый диик инде.

Кешеләргә даруханәгә, кибеткә, урманга, кешеләр булмаган җиргә чыгарга ярый. Законнарны сакламыйлар икән, штраф, ләкин аның күләмен белмим, кызыксынмадым.

Эшсез калган предприятие эшчеләренә көнлек пособие түлиләр. Финляндиядә миллионга якын кеше риск төркемендә. Шуларның 200 меңе 18 яшьтән 69 яшькә алып хроник авырулы кешеләр, аларга да түлиләр. Бюджеттан 160 мең евро бирелгән эшмәкәрләргә ярдәм өчен, Финляндиядә 55 мең эшмәкәр акчага мохтаҗ булачак. Бу закон июнь ахырына кадәр.

Бөтен кешене өйләренә бикләп куймадылар инде алайса?

— Юк. Башта тестларны бөтен кешедән дә алалар дигәннәр иде. Кешеләр куркып, меңәрләп килә башлады анализ тапшырырга. Ул дәүләт өчен зур чыгым, шуңа күрә риск төркемендә булган, яисә авырый башлаганнардан гына алачакбыз, диделәр. Алайса бөтен кеше тапшырыр иде.

 Җәмилә, ә син тест алганда курыктыңмы авыру табылуы мөмкин дип?

— Мин бу авыру турында беләм, безне укыттылар. Мин риск төркемендә түгел, кемнәр 70тән олырак, кемнең иммунитеты көчсез, шуларга куркынычрак. Миндә андый курку булмады. Мин уйладым: мин бит изге эштә, Альцгеймер һәм деменция авырулар белән алтынчы ел эшлим, бу авыру мине читләтеп китәргә тиеш. Бу эш дөрестән дә бик авыр. Дөресен әйтсәм, ул минем эшем түгел, чөнки мин артист кеше. Мин бу хакта хәзер сөйләргә теләмим, бу бик озын тарих, ул минем аерылышуым белән бәйле. Миңа бу эшне башкарырга туры килде, әмма эшли-эшли мин аны ярата башладым. Ә хәзер, бу проблема килгәч, Финляндиядә табиблар — иң дәрәҗәле кешеләр.

Элек тә табибларга мөнәсәбәт яхшы идеме?

— Мөнәсәбәт яхшы иде, ләкин алай ук түгел иде. Барыбер хоккейчылар, футболчылар популяр иде, музыкантлар күпмедер дәрәҗәдә… Ә хәзер кешеләр аңлады: иң кирәкле әйбер — медицина, ни музыка, ни футбол, ни хоккей кирәкми. Аллага шөкер, шуны аңладылар. Бу хаста бәлки шуның өчен дә килгәндер — кешеләр приоритетларны үзгәртсен, беренче урынга сәламәтлекне куйсыннар дип.

Ата-аналар да хәзер балалары белән утыра. Монда бер яшь тулдымы, бакчага бирәләр, әти-әни эшкә китә. Бу яктан да яхшырактыр, бөтенесе балалары белән утыра.

Финляндиядә бит халык Россиядәге кебек түгел, тыңлаучан. Урамга чыкмагыз дигәнне тыңлыйлармы?

— Тыңлыйлар. Ул яктан яхшы. Бу әби-бабайлар янына да көн саен килергә ярый иде балаларына, карарга, ашатырга ярый иде. Карантинга ябылды дигәч, бөтенесе хәлне аңлый, берсе дә килми. Бер-ике хатын гына булды, әнине алам моннан дигән. Аннары тынычландылар, тәрәзә аша сөйләшәләр. Күп кенә әбиләр инде аңышып та бетми, ярты аяклары тегендә, кабер ягында дигәндәй. Монда Россия кебек түгел, әйткәннәр икән, бөтенесе кушканны эшли.

Халык куркамы?

— Паника юк. Фейсбукта дуслар шаярып язып ята. Элекке иремнең әнисенә шалтыраттым, ни хәлләрегез дип. Әйттем, авырсаң киләм карарга дип. Аның янында икенче улым яши, әбисен карап тора. Алар минем яныма килергә тиеш иде, ләкин миндә авыру булгач, ярамый дип килмәделәр.

Авыру кайчан бетәр дигән фикерләр йөри соң сездә?

— Июнь ахырына дип уйлыйлар. Ләкин Россиядә июнь уртасында пик булачак дип фаразлыйлар бездә. Белмим, каян чыккан мәгълүмат икәнен.

Җәмилә, син медик буларак нәрсә киңәш итәр идең кешеләргә, сездә ниләр әйтәләр?

— Кайбер кешеләрдә дөрес булмаган караш бар. Мин фейсбукта бер җырчыны күрдем. Ишекне ачып студиягә керә һәм әйтә: «Беркем дә битлектән түгел урамда, мин генә битлектән. Исәнме, Марат Мухин, җыр яздырырга килдем әле студиягә». Бу — трэш. Битлектән, имеш, үзе җыр яздырырга килгән. Ул өендә битлексез утырса, яхшырак булыр иде. Безнең кешенең бөтенләй башы эшләми, логика юк. Аңлыйм инде, Мухинга акча кирәктер, ул җыр яздырырга килегез, дип утыра. Ә бу бөтен шәһәр буйлап битлектән килгән.

Ә битлек ул барьерлы саклагыч кына. Коронавирус кечкенә, ул битлек аша үтеп керә ала. Битлек кисәң, ярты сәгатьтән алыштырырга кирәк, йөткереп тормаганда да.

Әгәр битлек ярдәм итсен дисәң, аны бөтен шәһәр кияргә тиеш. Кими икән, ул ярдәм итми.

Өеңдә утыр инде алайса, әйеме?

— Өйдә утырырга, кулларны юарга кирәк. Битлекне ике-өч катлы чүпрәктән кияргә кирәк. Өйгә кергәч тә аны ташла яки яндыр. Бигрәк тә кулларны ю, перчатка кисәң дә, син бит продуктка тотынасың, ә бәлки аңа кадәр кемдер тотынгандыр инде.

Иң начар әйбер — ишек тоткалары. Шуңа күрә ишек тоткасын бәдрәф кәгазе белән тотып ач та, кәгазьне шунда ук ташла. Иң җайлы һәм арзан ысул.

Бездә ничек? Бөтен әйберне балконга чыгарабыз. Безне шулай өйрәттеләр — бөтен әйбер балконда торырга тиеш, аяк киемнәрен дә чыгарабыз. Дезинфекция ясыйсың — бер стакан хлорка аласың, өч стакан су, аяк табаннарын сөртәсең. Яки кечкенә палас куй, шуңа хлорка сиптерәсең һәм шуңа сөртәсең өйгә кергәндә. Өс киемнәрен дә балконга чыгарырга була. Душ керергә кирәк, чәчләрне юарга.

Сакланганны Алла саклый, диләр. Сакланырга кирәк, кешеләргә якын килмәскә.

Финляндиядә кешеләр бер-берсенә ике метрдан якын килми. Ул һәр кешенең башына кергән. Якыная башласак, елмаеп алабыз да тагын читкә китәбез.

Аннан соң ачык ризыклар алмаска кирәк, ягъни кеше ачып карый ала торган ашамлыкларны бөтенләй алмаска. Бөтен әйбер капланган булырга тиеш. Әгәр ит аласың икән, вакуумда булсын. Кибеттә кешеләр йөри, бер төчкерсә, ул һавада кала.

Җәмилә, гриппның да бик көчлеләре булганы бар, мәсәлән, дуңгыз гриппы белән күп кеше авырды. Грипп турында да көн-төн сөйләп торсалар, кеше курка башлар иде дигән фараз бар, бу авыруны грипп белән чагыштырып буламы?

— Монда да шулай сөйләүчеләр бар. Безне укыткан табиб та шулай ук әйткән иде. Ләкин бу авыру бит туры үпкәләргә бара, шуның белән куркынычрак. Ә безнең кешеләр арасында тартучылар күп, аларга бөтенләй куркыныч.

Бу авыру бер чыккач, мәңге бетмәячәк дигән фараз да бар.

— Юк инде, эпидемия түгел. Бу бит яңа вирус, ул үз урынын эзли. Урынын тапкач, ул тынычлана да безнең белән яши башлый. Герпес кебек инде, ул һәр кешедә бар. Ләкин кайбер кешедә ул тышка чыга, ә кемдәдер юк. Ул безгә ияләшкән, без аңа ияләшкәнбез.

Хеликобактер да һәр кешенең ашказанының лайла тышчасында яши торган бактерия. Ул кемдәдер тыныч яши, ә кемдәдер үрчи дә, ул кешенең хәле начарая, ашый алмый, коса.

Коронавирус әле ачылып бетмәгән, аны берничә айда гына ачыклап бетерә алмыйлар, бу мөмкин түгел.

Кытайда ярканатны ашаганнан чыккан дип әйтәләр, мин шуңа шаккатам! Җаным, ул бит бөтенләй акылдан язган кешеләр. Фейсбукта төрле видеолар чыга Кытайдан, кайнап торган казанга тере этләрне, песиләрне бәреп ашыйлар бит. Коточкыч. Тере килеш тычканнарны ашыйлар, психик авыру булырга кирәк, минемчә, алай эшләр өчен. Минем песием бар, Мурзигым, бәбекәем янымда утыра. Ул бит инде гаилә кешесе кебек. Ә тегеләр аны ашый. Ярар, бу интервью темасы түгел инде.

Җәмилә, бу вирус хакында төрле конспирологик фаразлар да бар бит. Сездә дә йөриме төрле сүзләр?

— Башка сыймаслык фаразлар бар, әйе. Имеш, менә сугыштан соң күп балалар туган, алар хәзер 70-80-90 яшендә. Имеш, дәүләтләр өчен проблема, шулардан котылыр өчен чыгарылган әйбер. Төрле имеш-мимешләр күп, ләкин шуны аңларга кирәк: адәмнәр үлә, кешеләр хасталана, димәк, ул чир бар. Очраклы килеп чыкканмы, биологик коралмы, анысы беренче чиратта ул кадәр мөһим түгел, ул бар. Дөресен белмибез. Шуңа күрә сакланырга кирәк.

Шундый фикер бар тагын: әгәр бу яңа авыру икән, һәркем аның белән чирләп чыгарга тиеш, имеш.

 — Вакцина табылганчы бөтенебез хасталанырбыз, бәлки. Олыларга кыен булыр, 30 яшьлегенә авыр булмас. Ә 20 яшьлекләрдә ОРВИ кебек кенә узып китәр. Иммунитеты яхшы булган кешегә тимәячәк. Димәк, күбрәк ацидофилуслы әйберләр ашарга кирәк. Анда меңләгән төрле файдалы микроблар бар. Ул катыкта бар. Билгеле, 2-3 литр эчәргә кирәкми. Таблеткалары бар, алар иммунитетны яхшы саклый.

Ә имбир ул ОРВИдан саклый, коронадан саклый алмый. Мин гаҗәпләнәм инде Россиядәге сатучыларга, кешеләрнең авыр хәленнән файдаланып ничек аның хакын 4 меңгә күтәрергә була? Халык имбир ашарга тотынды, моның хакын күтәрик әле дигән әйбер Финляндия кешеләренең башларына да килмәс иде.

Битлек хаклары да артты бит.

— Бер данәсе бер евролык битлекне алмаска кирәк. Фин татарлары әйтмешли, аскы кигечеңне ки. Мин монда килгәч, нәрсә икәнен белмичә шакката идем, алар әйтә — аскы кигечең белән өске кигечеңне кидеңме, диләр. Трусик инде. Аскы кигечеңне киясең муеныңа, шуның резинкасы белән борыныңны ябасың — менә сиңа битлек. Нәрсәгә кирәк сиңа бер еврога битлек алырга, чүпрәктән үзең тек! Даруханәдәге хирургия битлекләре бик ярдәм итми. Аны хирургия бүлегендә операция ясаганда сулыш алырга яхшы булсын дип эшлиләр. Битлек - ул барьерлы саклау гына. Син төчкергәч вирус салют булып очып китми, ул синең авызың янындагы урынга гына оча.

Коронавирусның билгеләре нинди?

— ОРВИда төчкерәсең, күздән, борыннан ага. Монда бернәрсә акмый, бөтен нәрсә коры. Температура, күзләре шар ачылган, борын суламый, һәм тигез булмаган сулыш алу. Борының томаланган, әмма бернәрсә акмый, күзләреңдә яшь юк икән, бу инде 80 процент коронавирус. Тән кибә. Бу вирус кешене киптерә. Шуның өчен күбрәк су эчәргә кирәк. Ике литр чиста су кирәк организм кипмәсен өчен.

Менә шул — битлек алганчы, аскы кигечеңне алып башыңа яп, файдасы күбрәк булыр. ОРВИ килмәсен дисәң, имбир белән баллап чәй эчү ярдәм итәдер, әмма коронавируска булышмый. Иммунитетка ярдәм итә торгандыр.

 

 

 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев