Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гренада паркында быелгы җәйге спорт сезоны ачылды

Чарада Яр Чаллы шәһәре буенча футбол Федерациясе рәисе урынбасары Андрей Федоров, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов һәм «Яшүсмер» яшьләр һәм үсмерләр клублары үзәге директоры Сергей Панетелеев катнашты.

Бәйрәм кысалырында  «Күн туп» клубы призына футбол буенча бөтенроссия ярышларының шәһәр этабында җиңүчеләрне бүләкләү узды. Абсолют җиңүче титулына  «Юность» яшьләр-үсмерләр клубы командасы лаек булды, җитәкчесе – Виктор Дюжиков. Әйтергә кирәк, әлеге команда өченче ел рәттән турнирда җиңү яулап Күчмә кубокка ия булып килә.
Чара уңаеннан концерт һәм күңел ачу чаралары узды, фокусчы чыгышы барлык тамашачылар күңеленә хуш килде.
Моннан тыш, «Полигон 16» актив ял клубы тәкъдим иткән заманча корал күргәзмәсе оештырылды.
 «Экстрим-парк» мәйданында күңелле уеннар һәм эстафеталар үтте. Ярышларда катнашучы балаларга бүләкләр тапшырылды.

 

http://nabchelny.ru/news/32369
фото: http://nabchelny.ru/news/32369

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев