Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөрләп узды Сабан туйлары

Халкыбызның буыннардан-буыннарга күчеп килгән милли бәйрәме - Сабан туе 13 июньдә Чаллыда ике урында - Яр буе паркы мәйданында һәм ипподромда зурлап үткәрелде. Бәйрәм чараларында бик күп кунаклар катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Төркиянең Казан шәһәре мэры Локман Эртюк җитәкчелегендәге Төркия...

Халкыбызның буыннардан-буыннарга күчеп килгән милли бәйрәме - Сабан туе 13 июньдә Чаллыда ике урында - Яр буе паркы мәйданында һәм ипподромда зурлап үткәрелде. Бәйрәм чараларында бик күп кунаклар катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Төркиянең Казан шәһәре мэры Локман Эртюк җитәкчелегендәге Төркия делегациясе һәм Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия җитәкчелегендәге республика делегациясе, республиканың төрле тармак җитәкчеләре, ТР дәүләт һәм шәһәр советы депутатлары бар иде.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчеләре алып барган сәясәт җөмһүриятебездә яшәүче 115 милләтнең традицияләрен хөрмәт итүгә юнәлдерелгән. Моның нәтиҗәсе булып, милләтара һәм динара тынычлык, Татарстанның брендына әйләнгән Сабан туе тора. Ул татар халкының милли бәйрәменнән халыкара чарага әйләнеп, республикада яшәүче барлык халыкларның яраткан бәйрәменә әверелде.

Традиция буенча, бәйрәм кунакларын "Сабан туе гүзәле-2015" шәһәр бәйгесе финалистлары һәм милли җәмгыять вәкилләре чәкчәк һәм җыр-биюләр белән каршы алдылар. Аннары кунаклар "Авылым" мәйданчыгында ХIХ гасыр ахыры һәм ХХ башындагы татар халык йортлары җиһазларын, татар туйларын үткәрү традицияләрен карадылар. Оста куллы кәсепчеләр балчыктан, агачтан әйберләр ясау, чигү һәм бизәкләү буенча мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Кунакларга Чаллы һөнәрчеләре ясаган сувенирларны сатып алу мөмкинлеге дә бар иде.

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте әгъзалары да Сабан туе оештыруда актив катнашты. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән, Чаллыда да алар "Спорт Сабан туе"н һәм "Хезмәткә һәм оборонага әзер нормалары"н тапшыру мәйданы оештырды. Анда кунаклар һәм шәһәрдәшләр үзләренең физик яктан әзерлекләрен сынады.

Көндезге унбердә исә "Яр буе" мәйданында Сабан туен тантаналы төстә ачу тамашасы башланды. Шәһәрдәшләрне һәм мәртәбәле кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия бәйрәм белән котлады. Рөстәм Нургали улы бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылган булуын билгеләп үтте.

Традиция буенча, Рөстәм Миңнеханов һәм Наил Мәһдиев Чаллыда татар халкының милли бәйрәме башлануын белдерү өчен, Сабан туе колгасына сөлге бәйләделәр.

Быел Сабан туе әләмен 2014 елның абсолют батыры Ренат Әхмәтшин белән "Сабан туе гүзәле-2015" бәйгесе җиңүчесе Чулпан Шәйдуллина күтәрде.

Бәйрәмне рәсми ачканнан соң, "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша башланды. Ул, башка еллардагыча, туган җиргә, Ватанга, хезмәткә мәхәббәт белән сугарылган иде.

Аннары бәйрәм сәхнәсенә быел федераль һәм республика бүләкләренә лаек булганнарны чакырдылар. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов чираттагы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, финанс-икътисади эшчәнлектә зур уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен, Чаллы шәһәре башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әлфинур Галиәкбәрова "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. "Болгар" бию театры артистлары Елена Зарянова һәм Рушания Сабировага "Татарстан Республикасының атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде. Машина төзелешен үстерү һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, "КАМАЗ" ААҖ двигательләр заводы директорының техник контроль буенча урынбасарының сыйфат анализы һәм рекламалау бүлеге слесаре Айнур Кыямов "Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе" дигән исемгә лаек булды. "Электротранспорт" ҖЧҖ баш инженеры Вячеслав Мигуновка һәм электр хуҗалыгы хезмәтенең элемтә-кабель челтәрләре участогы кабель линияләрен ремонтлау һәм монтажлау буенча электромонтер Владимир Москвинга - республика транспорт комплексы үсеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре", ә мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат педагог-психологы Рәмзия Яруллинага "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исеме бирелде.

Аннары мәйданнарда милли уеннар, спорт ярышлары башланып китте. Аларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Сабан туеның иң күркәм бизәге быел да милли көрәш булды. Батырлар өч келәмдә көч сынашты. Финалга 26 яшьлек Элдар Хәмитов һәм узган елгы абсолют батыр Ринат Әхмәтшин чыкты. Элдар Ринатны җиңде һәм "Лада Гранта" автомобиле, 143 килограмм авырлыктагы тәкә белән бүләкләнде. Узган елгы Сабан туенда да бу ике көрәшче финалга чыгып, анда бәхет Ринатка елмайган иде.

Ипподромда да Сабан туе югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Раушан Усманова әйтүенчә, Җиңү паркында төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, быел ипподромда башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев кушуы буенча, Сабан туе зурлап уздырылды. Ул халык өчен уңайлы һәм матур бу җирдә киләчәктә милли бәйрәмне тагын да зурлап үткәрергә ышандырган.

Биредә бәйрәм ат чабышлары белән башланып китте. Анда Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык җайдак катнашты. Алар шәһәр үсешенә зур өлеш керткән легендар шәхесләр призына 17 әйләнештә узыштылар. 2000 метрлы дистанциядә Чаллы хакиме призына Нурлаттан җайдак Николай Ухванов җиңде. Ханна исемле атта ул дистанцияне 2 минут 20 секундта үтте. Ә Сабан туе призы Абхазиягә китте. Абхазия Президенты Рауль Хаджимба аты 1600 метрлы араны 1 минут 52 секундта узды. Икенче, өченче урыннарны алучылар җиңүчедән берничә секундка гына калыштылар.

Сабан туе Чаллыда, гадәттәгечә, кичке концерт белән дәвам итте һәм төрле төсләрдәге матур салют белән тәмамланды. Халкыбызның күркәм бәйрәме оешкан төстә узып, шәһәрдәшләргә һәм кунакларга бик ошады. Алар үзләренең кичерешләре белән дә уртаклаштылар.

Светлана Захарова, Татарстан Дәүләт Советының социаль комитет рәисе:

- Сабан туе, гадәттәгечә, оешкан төстә, матур узды. Быел чит илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән бик күп мәртәбәле кунаклар килде. Чаллы Сабан туеннан алар да җылы тәэсирләр алып китте. Безнең шәһәр халкы эшли дә, ял да итә белә. Оештыручыларга рәхмәт. Салют та бик матур булды.

Айрат Сәлахиев:

- Мин Пензада яшим. Чаллы Сабан туенда беренче тапкыр. Бәйрәмне башыннан ахырына кадәр карадым, бик ошады. Театраль тамаша барлык иҗат әһелләрен берләштергән, осталар шәһәрендә халкыбызның уңган-булган икәнлегенә тагын бер кат инандым.

Гөлназ Шәкүрова, тәрбияче:

- Мондый зур бәйрәмне уздыручыларга Аллаһының рәхмәте яусын. Әлбәттә, бөтен кешегә ярап булмый. Тулаем алганда, Сабан туеннан без канәгать калдык. Башта мәйданда, аннары ипподромда ял иттек. Мәйданда театраль тамаша, ипподромда ат чабышларын карадык. Ипподромда татарча бик матур концерт та булды.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев