19 июнь 2015 яңалыклары
-
Татарстанда чиста булыр
"Президент белән бергә" республика хәрәкәте Чаллыда эко-пати оештыра. Сәгать 10 да Кама буенда "Sundale" пляжы тәртипкә китерелә. Анда шәһәр советының яшьләр парламенты, балалар һәм яшьләр ижтимагый оешмалары вәкилләре катнаша. Бу эштән шәһәр халкы да читтә калмас дип ышанасы килә. Шәһәребезнең чисталыгына битараф булмаган кешеләр сәгать 9га Кама буеның өске машина...
-
Мөмкинлекләр чикле – теләк көчле
16 июньдә Чаллы ипподромында инвалидлар Сабантуе булып узды. Бәйрәм инде 15 нче елын үткәрелә. Анда елда 1,5 меңнән артык кеше катнаша. Чараны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев ачып җибәрде. «Физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез арасында спорт белән шөгыльләнүчеләр дә, сәнгать белән мавыгучылар да җитәрлек - диде ул, - Һәм без...
-
Гөрләп узды Сабан туйлары
Халкыбызның буыннардан-буыннарга күчеп килгән милли бәйрәме - Сабан туе 13 июньдә Чаллыда ике урында - Яр буе паркы мәйданында һәм ипподромда зурлап үткәрелде. Бәйрәм чараларында бик күп кунаклар катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Төркиянең Казан шәһәре мэры Локман Эртюк җитәкчелегендәге Төркия...
-
Татарстанга – бишле
"РИА Рейтинг" РФ субъектларының социаль-икътисади торышы рейтингын әзерләде. Татарстан Республикасы анда бишенче урынга чыкты. Республикабыздан тыш, иң яхшылар бишлегенә Мәскәү белән Санкт-Петербург, Ханты-Манси автономияле округы, Югра һәм Мәскәү өлкәсе кертелде. Рейтинг агентлыгында билгеләп үтүләренчә, ныклы икътисади база әлеге төбәкләргә рейтингта югары урыннарны саклап калырга мөмкинлек бирә.
-
Яңа юл
"Яр буе" паркы мәйданыннан Камага кадәр 1,5 километр озынлыкта юл сала башладылар. Аның киңлеге 4,5 метр. Велосипедчылар өчен аерым полоса була. "ПАД" предприятиесе хезмәткәрләре яңа технология буенча эшли. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев күчмә киңәшмә вакытында төзүчеләр эшенә яхшы бәя бирде. Барлык эшләрнең дә яртысыннан артыгы башкарылган инде.
-
Ташламалы билетлар
Россия Транспорт министрлыгы ике атна эчендә мәктәп балаларын поездларда ел буена 50% ташлама белән йөртү турындагы канун проектын эшләп бетерергә тиеш. Ул кабул ителгәч, укучылар ерак араларга поездларда ярты бәягә генә йөри башлыйлар. Моңа кадәр ташламалар 1 июньнән башлап, 31 августка кадәр гамәлдә түгел иде.
-
“Мәктәбеңә булыш!”
Татарстанда "Мәктәбеңә булыш-2015!" республика акциясе старт алды. Акция беренче мәртәбә 2013 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылган иде. Аны ТР Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыклары республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрә. 2014 елгы "Мәктәбеңә булыш!" акциясе кысаларында 2 миллионнан артык...