Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гыйнвардан кемнәр пенсия алмаячак?

Пенсия фонды тагын бер тапкыр кисәтә

Русия Пенсия фондында, банк карталарына акча алучы пенсионерларга 2021 ел башыннан барлык социаль түләүләр (пенсияләр, пособиеләр, ана капиталыннан айлык түләүләр һ.б.) «Мир» дәүләт түләү системасы картасына гына башкарылачак, дип искә төшерделәр.

Киләсе елның гыйнварына кадәр яңа картаны рәсмиләштерергә өлгермәүчеләр гыйнвар аенда тиешле түләүләр алмаска мөмкин - акча Пенсия фондына кайтачак.

Исегезгә төшерәбез: Русия түләү системасына тулысынча күчү вакыты ике тапкыр озайтылды: 1 июльдән 1 октябрьгә, ә аннары - октябрьдән 2021 елның 1 гыйнварына. Картаны алыштырганнан соң, пенсия күчерү өчен яңа реквизитларны хәбәр итәргә кирәк булачак. Моны ведомствоның рәсми сайтында Шәхси кабинет ярдәмендә эшләү уңайлы.

Пенсияне исәпкә (сберкнижка) күчергән, яки почта аша (өйгә) алган пенсионерлар өчен 2021 елның 1 гыйнварыннан берни дә үзгәрмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев