Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хаҗиларының беренче төркеме кайта

9 сентябрь төнендә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайта. Бу төркемдә - 49 хаҗи. Татарстанның калган хаҗилары (1651 кеше) бу атнада Мәккәдән Мәдинәгә кузгала. Мәдинәдә Пәйгамбәр мәчетендә һәм аның каберендә булу, шулай ук шәһәр буенча экскурсия һәм Ухуд тавына сәфәр кылу каралган. Моннан тыш, Мөхәммәт пәйгамбәр тарафыннан һиҗрәт вакытында беренче...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хаҗ" директоры урынбасары Илдус Сабитов: "Хаҗ кылганда табибларның профессиональ эшен билгеләп үтәсе килә. Хаҗ вакыты бик эссе чорга туры килде. Өлкән хаҗ кылучыларны табибларның озатуы урынлы булды. Биредә 12 табиб - терапевт һәм кардиолог эшли. Мәккәдә Мина үзәнлегендә тәүлек дәвамында медпункт эшләде", - дип билгеләп үтте.

И. Сабитов фикеренчә, узган ел белән чагыштырганда Арафат үзәнлегендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Анда хаҗилар өчен иртәдән алып, кояш батканчыга кадәр яңа корылмалы кондиционерлы палаткалар урнаштырылган. Гомумән, Согуд Гәрәбстаны хакимияте хаҗ кылу өчен югары дәрәҗәдә уңайлыклар тудырырга һәм хаҗилар хәрәкәтен көйләргә тырышкан. Һәр ил Җәмәратка таш ату йоласын үтәргә билгеле вакытта чыкты. Хаҗилар яши торган кунакханәләрдә дә катгый контроль иде. Хаҗилар урнашкач та барысын тикшереп торалар.

"Без хаҗ кылуны оештыру һәм профессиональ дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү өлкәсендә үсеш алырга әзер", - диде ТР мөселманнары Диния нәзарәте "Хаҗ" директоры урынбасары.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев