Хайваннар да игътибар сорый
Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә генә түгел, шәһәр фатирларында да төрле хайваннар асраучылар бар. Без ияләшкән эт белән песидән тыш, башка экзотик хайваннар да кешеләрнең якын дусларына әйләнеп бара. Ләкин 4 аяклы дусларыбызны алып кайттык та, моның белән эш бетте дигән сүз түгел. Аларны да сабый баланы тәрбияләгән кебек карарга туры...
Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә генә түгел, шәһәр фатирларында да төрле хайваннар асраучылар бар. Без ияләшкән эт белән песидән тыш, башка экзотик хайваннар да кешеләрнең якын дусларына әйләнеп бара. Ләкин 4 аяклы дусларыбызны алып кайттык та, моның белән эш бетте дигән сүз түгел. Аларны да сабый баланы тәрбияләгән кебек карарга туры килә. Шушы вакытта башта мең төрле сорау туа: нәрсә ашатырга, авырса кая алып барырга? һ.б. Бу һәм башка сорауларга ачыклык кертү максатыннан без шәһәребезнең ветеренария берләшмәсе җитәкчесе Ильдар Нугумановка мөрәҗәгать иттек.
- Ильдар Нургалиевич, сезгә гадәттә нинди сораулар белән мөрьәҗәгать итәләр? Нинди ярдәмнәр күрсәтәсез?
- Безнең оешмага мөрәҗәгать итүчеләр бик күп. Гадәттә, эт-мәчеләргә кагылышлы сораулар күп килә. Аларны ничек теркәргә, нинди прививкалар ясатырга, авырулардан ничек сакларга? Без барлык сорауларга да җентекләп җавап бирәбез, аңлатабыз. Төрле очраклар булырга мөмкин бит, кайчагында йорт хайваннарына операцияләр дә ясарга туры килә.
Соңгы елларда "Кош гриппы" кебек төрле авырулар барлыкка килде. Шуңа бәйле рәвештә безгә төрле ит продукциясе җитештерүче оешмалардан да сораулар бик күп килә. Аларга да төрле яклап булышабыз.
Моннан тыш, шәһәргә кертелә торган продукцияләрне дә контрольдә тотабыз. Эшмәкәрләр продукцияне кертер өчен башта безгә шалтыраталар, нинди документлар кирәк, нинди таләпләр үтәлергә тиеш икәнен сорыйлар. Өстәвенә, чит республикалардан кергән тавык, дуңгыз һәм башка ит продукцияләренә пробалар алына, алар республиканың тикшерү үзәгенә тапшырыла. Әлеге үзәктә аларның барысын да җентекләп өйрәнәләр һәм нәтиҗәләр ясыйлар.
- Урамда йортсыз, караусыз калган песи яисә эт табып алган очракта кайда мөрьәҗәгать итергә?
- Ветеренария клиникаларының сез табып алган эт яисә песиләргә ярдәм күрсәтмәве дә мөмкин. Чөнки, кем белә бит, аларда әллә нинди яман, йогышлы чирләр булырга мөмкин. Иң беренче чиратта, бу котыру авыруы. Мәсәлән 2-3 ел элек 300гә якын котыру авыруы теркәлгән булса, соңгы елларда бу саннар кискен кимеде. Шулай да, урамда тапкан хайваннарны 10 көн эчендә тикшерү үткәрергә кирәк. Бу хайваннарның үзләре өчен генә түгел, ә кешеләр өчен дә бик куркыныч. Чөнки, аңа каршы уколлар да, вакциналар да юк. Ике көн эчендә билгеле булып, табибларга мөрьәҗәгать иткән очракта, кешегә тиешенчә ярдәм күрсәтелә һәм ул исән кала. Республикада 3-4 ел эчендә 5-6 мондый аянычлы очрак теркәлгән. Саннарга күз салсак, тешләү очрагы буенча 2017 елда Чаллыда хастаханәләргә мөрьәҗәгать итүчеләр саны 1200 гә җиткән. Ләкин, әле табибларга мөрәҗәгать итмәгәннәре дә байтактыр, чөнки күп очракта кешеләр: "Әй, кечкенә генә яра, моның өчен барып тормыйм", - диләр. Ләкин, аңлыйсыздыр инде бу, беренче чиратта, сезнең сәламәтлек өчен кирәк. Шуның өчен урамда тапкан йорт хайваныгызны иң башта безгә алып киләсез. Ул 10 көнгә карантинга куела, шуннан соң аңа котыруга каршы укол ясала. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге куркыныч авыруга карата вакцина түләүле һәм шулай ук, түләүсез дә булырга мөмкин. Ягъни, һәр атнаның шимбә көнендә һәр теләгән кеше хайваннарына түләүсез вакцина ясата ала, ул үзебезнең илдә эшләнгән. Ә башка көннәрне чит илдән кертелгән вакцина ясала, ул инде түләүле. Ләкин алар бик нык аерыла дип әйтмәс идем, безнең илнеке дә бик яхшы. Шулай итеп, йорт хайванына кирәкле вакциналар кадагач, аны теркибез һәм документ бирәбез. 2014 елның 7 мартында кабул ителгән 16-ТРЗ номерлы "Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында" канунның 9 матдәсе нигезендә, билгеләнгән тәртиптә теркәлгән этнең муенчагында, аның таныклыгындагы идентификация номеры күрсәтелгән булырга тиеш. Шушы очракта гына, аны йортта тотарга мөмкин була.
- Шәһәр фатирларында йорт хайваннарын тотуга карата нинди дә булса чикләүләр бармы?
- Татарстан республикасының 16 нчы номерлы законы бар. Анда әйтелгәнчә, берничә йорт хайваны яшәгән өйдә, 18 яше тулган һәрбер кешедән ризалык кәгазе алынган булырга тиеш. Әгәр дә, зур йорт хайваннары яши икән, бу очракта, балигъ булган барлык күршеләрдән дә ризалык кәгазе алынырга тиеш. Ярый, мәсәлән, песи яисә йорт кумагы гына булса, аларның күршеләргә зыяны бар дип әйтеп булмый. Ә инде буль-терьер кебек куркыныч эт яшәгән йортта, беренче чиратта, тынычлык югала, икенче чиратта, бу санитар нормаларга килеп тоташа.
Бүгенге көндә, фатирда яши торган хайваннарның санын чикләү биуенча закон карала гына әле. Ләкин, тиз арада ул гамәлгә керер дип ышанабыз.
- Йорт хайваннарында иң еш очрый торган авырулар нинди? Алар кешеләргә йогарга мөмкинме?
- Иң еш очрый торган авыруларның берсе - бөерләргә таш утыру һәм төрле аллергияләр. Ә инде соңгы арада, карт хайваннарда яман шеш авырулары еш очрый башлады. Башка еллар белән чагынштырган, нәкъ менә әлеге авыру ешайганнан-ешая бара. Шулай ук, иң таралган авырулар - гастрит, ашказаны җәрәхәте. Бу инде, беренче чиратта, туклануга бәйле. Хәзер күпләр песиләргә, этләргә дә кибетләрдә сатыла коры азыкны ашаталар, ә хайваннарның тәлинкәләренә салыр алдыннан киңәшләрне укырга ашкынып тормыйлар. Савытны тутырып салалар да хайваннар берьюлы барысын да ашап бетерәләр. Нәтиҗәдә, ашказаннарына авырлык килә.
Ә аллергияләргә килгәндә, алар шулай ук, әлеге кибет азыкларыннан килеп чыгарга мөмкин. Күп очракта, кешеләр аларның очсызлыларын алалар. Билгеле инде, мәсәлән, өйдә зур эт яшәсә, аны ашатырга көндә кыйммәтле азык алып булмый. Еш булмаса да, кешегә күчә торган авырулар да очрый. Соңгы вакытта күренми әле ул, ләкин кыркучы тимрәү авыруының кешегә күчкән очраклары булды. Шулай ук, кечкенә балаларга аллергия авырулары да күчәргә мөмкин. Билгеле инде, балаларның организмны аллергиягә тиз бирешә. Шуңа күрә, йорт хайваннарының елга ике тапкыр сәламәтлеген тикшертеп торырга, прививкалар кадатырга кирәк. Эт, песиләр белән уйнагач, аларны сыйпагач, кулларны сабынлап яхшылап юарга кирәк. Гомумән, кечкенә балалар булган өйдә, йорт хайваннарын асрарга киңәш ителми.
- Урам эт һәм песиләре өчен безнең шәһәрдә приютлар бармы?
- Әлегә бары тик бер генә шундый урын бар. Дөресен генә әйткәндә, приют зур түгел, ә ташландык эт һәм песиләр саны безнең шәһәрдә шактый зур. Кызганычка каршы, ничек кенә теләсәк тә барлык йортсыз хайваннарны анда урнаштырып бетереп булмый. Якын-тирә шәһәрләргә килсәк, Алабугада бер приют бар һәм шулай ук, волонтерлар да йортсыз песиләргә хуҗа табу буенча актив эшли. Ләкин, аның шулай ук, үз минусы бар. Алда әйтеп киткәнемчә, йортсыз хайваннарда әллә нинди авырулар булырга мөмкин, ә волонтерлар, аларга ярдәм итеп, үзләренең сәламәтлекләрен куркыныч астына куялар. Моны да истә тоту мөһим.
- Шәһәрдә йорт хайваннарының артуы яисә кимүе турында түгел мәгълүмат бармы?
- Һәрберсен санап бетерү мөмкин түгел, чөнки теркәлмәгән хайваннар да бик күп. Шулай да статистика алып барабыз, гадәттә хайваннарны вакциналаштыру вакытында теркибез. 2016 елда котыру авыруына карата 4871 эткә һәм 2356 песигә вакцина ясаган булсак, 2017 елда этләрдә бу сан 10% ка, песиләрдә 7 % ка арткан. Шушы саннар буенча исәпләгәндә, безнең шәһәрдә ким дигәндә 5000 эт һәм 2500 песи бар.
- Безнең шәһәрдә экзотик хайваннар асраучылар бармы?
- 5 ел тирәсе безгә экзотик хайваннарын теркәргә килүчеләр юк. Ләкин, моннан берничә ел эле бер йортта маймыл асрадылар, берәүләрдә Орлан-белохвост дип аталучы ерткыч кош яшәде. Шулай ук, безгә элек леопард белән дә килгәннәре булды.
- Билгеле булганча, шәһәребездә мөселманча ит чалу урыны барлыкка килде. Аны да контрольдә тотасызмы?
- Әйе, быел аны әле тагы да яхшырак, мал чалучыларга уңайлырак итеп үзгәртәләр. Төзелеш эшләре инде ахырына да якынлашып килә. Әлеге объект күпләрдә кызыксыну уятты. Мисал өчен, шушы көннәрдә генә аны Уфадан да килеп карап киттеләр. Аларның да бездәге шикелле ит чалу урыны булдырасылары килә, башка төрле итеп әйткәндә, тәҗрибә алырга килделәр. Шунысын да, әйтергә кирәк, ул Тукай районы җирлегендә урнашкан, шуңа күрә барлык төгәл мәгълүмат һәм саннар Тукай районы ветеренария берләшмәсендә. Ләкин, без дә алар белән тыгыз элемтәдә эшлибез.
Күпләрне борчыган сорауларның берсе, анда һәр теләгән кеше мал чалдыра аламы һәм бу түләүлеме? Әйе, теләгән һәркеше монда килеп мал чалдыра ала. Әгәр дә ул үзенең малы белән килә икән, бары тик чалып биргән өчен генә акча алына. Шулай ук, монда теләгән малны сайлап, сатып алып, шушында ук чалдыру мөмкинлеге дә бар. Кыскасы, барысы да кешеләрнең уңайлыклары өчен эшләнә.
Сүземне йомгаклап, шәһәрдә авырулар булмасын, үзебездә, безнең йорт хайваннарыбыз да чирләмәсен дип телисе килә.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Ильдар Нургалиевич.
Эльвира Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев