Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңү хәтирәләрен яңарттылар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан, Ветераннар советы Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен очрашу оештырылды.

Бүгенге тыныч тормыш өчен фидакарьләрчә көрәшкән ветераннарны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов каршы алды. Хәлләрен сорашты, шәһәр җитәкчеләренең теләкләрен җиткерде. Фронтны узып, Җиңүгә барып җиткән, шәһәрдәшләр чәй өстәле артында сугыш чоры турында искә төшерделәр.
Мисхәт абый Гыйләҗев фронтның катлаулы юлларын үткән. Сугышка ул үз теләге белән 18 яшьтә китә. Мисхәт Гыйләҗев фронтта дүрт тапкыр яралана. Госпитальдән соң кабат фронтка китә. Сугыштагы батырлыклары өчен якташыбыз беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кенигсбергны алган өчен һәм сугышчан казанышлары өчен, Германияне җиңгән өчен медальләре белән бүләкләнгән. Аның өчен иң кадерлесе - фашист Германиясен тар-мар итүгә керткән өлеше өчен Сталин тарафыннан бирелгән грамота. Ул аның турында горурлык хисе белән сөйли.
Бүгенге көндә шәһәр ветераннар советы 2000нән артык ветеранны берләштерә. Аларның 106сы сугышта катнашкан, 43е фашист концлагерьлары тоткыны, 11е чолганышта калган Ленинградта яшәгән. 1 372 тыл хезмәтчәне, шулай ук ирләре сугыштан кайткач вафат булган 549 тол хатын бар. Бу өлкәннәр барысы да Бөек Җиңүнең 74 еллыгын көтәләр. Хөрмәтле ветераннарга күп тапкыр Җиңү бәйрәмен күрергә насыйп булсын иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев