Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңү паркында Яз һәм Хезмәт бәйрәме узды

Җиңү паркы Яз һәм Хезмәт көнен бәйрәм итү урыннарының берсе булды. Җәйге сезон һәм күңел ачу аттракционнары ачылу хөрмәтенә паркта тантаналы төстә байрак күтәрелде. Меңгә якын чаллылы 1 Майга багышланган чараларда катнашты.

Анда оештырылган концерт программасында   «КАМАЗ» мәдәният сарае, 7нче, 3 нче балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләренең иҗат коллективлары,  «Яз» ансамбле һәм аерым җырчылар чыгыш ясады. Паркка килүчеләр текстиль курчаклар, фоамиран, таш һәм сәйләннән бизәнү әйберләре, кулдан эшләнгән сабын һәм башка күп кенә кул эшләре ала алдылар. Мәйданчыкларда үсмерләр мини-футбол, стритбол һәм волейбол буенча турнирларда катнашты. 15, 19, 23, 24, 32, 40  мәктәп укучылары әлеге турнирларда җиңү яулады. Чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары зур теләк белән  аттракционнарда күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X