Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа автобуслар ничек хәрәкәт итәчәк?

Маршрут схемасы билгеле.

Яңа зәңгәр НЕФАЗ автобуслары Чаллы проспектларына 15 июльдән чыгачак. Алар 2нче һәм 3нче маршрутлар буенча йөриячәк. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. 

2нче маршрут буенча  Ит комбинаты - Тынычлык проспекты - "Притяжение" торак комплексы - Мәскәү проспекты - Хайер Корпорациясе урамы буенча йөриячәкләр.

 

3нче маршрут буенча Хайер Корпорациясе - Мәскәү проспекты –  "Притяжение" торак комплексы  –  Яр Чаллы проспекты  –  Ит комбинатына кадәр хәрәкәт итәчәк. 

Автобуслар 20 июльдән Орловка бистәсендәге "Притяжение" торак комплексына да керә башлаячаклар. Хәзер биредә Мәскәү проспектының дәвамы төзелә. Исегезгә төшерәбез, Наил Мәһдиев уку елы башланыр алдыннан эшләрне төгәлләргә кушты. Пассажирлар азмы-күпме икәнен алдан билгеләп, җитешсезлекләрне төзәтергә кирәк, дип белдерде. Бу хакта монда язылган.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать транспорты бушлай