Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь әниләргә 100 мең сум бирәчәкләр

Акчаны алар үз эшен башлауга тота алачак.

Татарстанда декрет ялында утыручы яки балигълык яшенә җитмәгән балалары булган әниләр өчен яңа проект старт ала. Ул “Әни - эшмәкәр” дип атала. Әлеге проектның максаты бер – хатын-кызларга үз эшләрен ачарга ярдәм итү. Үз көчләрен сынарга теләүчеләр өчен 5 көн дәвамында бизнес буенча тренинг оештырылачак. Белгечләр бизнес-план төзү буенча киңәшләр бирәчәк. Иң ахырда әниләр үз бизнес проектларын тәкъдим итәргә тиеш була. Жюри әгъзалары иң оригиналь һәм уңышлы проектларны сайлаячак. Җиңүчеләргә 100 мең сум биреләчәк. 

“Әни - эшмәкәр” проектында катнашу бушлай. Теркәлү өчен мамапредприниматель.рф. сайтында теркәлергә кирәк. 
Чара 11-15 сентябрьдә Казанда “Минем бизнес” төбәкара үзәктә узачак.  

Белешмәләр өчен телефон: +7(843)524-90-90.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бизнес