Яшүсмерне ток сугып үтергән
Яңалыклар тасмасы

Яшүсмерне ток сугып үтергән

Фаҗига Кукмарада булган.

Кукмара тимер юл станциясендә фаҗигале хәл була. 16 яшьлек яшүсмер дусты белән туктап торган йөк поезды вагоннары аша чыга.

Бер мизгелдә аларны ток суга. Яшүсмернең берсе шунда ук вафат була, икенчесен хастаханәгә озаталар.

«Татар информ» агентлыгына: «Үсмерне реанимация бүлегенә китерделәр. Хәле авыр, тәненең 25-30 проценты пешкән, үз аңында. Аңа кирәкле бөтен медицина ярдәме күрсәтелә», - дигәннәр медицина учреждениесендә.

Фаҗиганың сәбәпләре тикшерелә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


иминлек сак фаҗига үлем-китем

Нет комментариев