Җиңел әзерләнә торган тәмле пирожныйлар
Кирәк була: 6 йомырка, 1 стакан тулыр тулмас шикәр комы, ванилин, 3 аш кашыгы майонез, 1 чәй кашыгы разрыхлитель, 1 стакан он, бәлкем әз генә күбрәк тә.
Крем өчен:
250 гр каймак, ярты стаканнан әзрәк шикәр комы.
Йомыркаларны шикәр комы белән күперттем (миксер белән, агарганчы) ванилин, майонез салдым, онга разрыхлитель салып ипләп кенә кашык белән болгаттым.
Олы гына табага пергамент кәгазе җәеп, массаны салып пешереп алдым.
Суыттым.
Стакан белән түгәрәк формалар кистем дә крем ягып пирожныйлар ясадым.
Пирожный кырыйларын кискәндә, калган камыр валчыкларын уаладым, газ мичендә кызартып алдым.
Кискән түгәрәкләрне кремлап, корж валчыкларында әвәләдем.
Мәрьям Миңнегулова
Чыганак: Шәһри Казан
Фото: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев