Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игезәк балалар тапкан да тончыктырган

Күпбалалы хатын яңа туган балаларының мәетләрен ташландык су чокырына чыгарып ыргыткан.

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче күпбалалы хатынга карата җинаять эше ачылган. Ул яңа туган балаларын үтерүдә шикләнелә. Бу турыда Русия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү фаразы буенча, күпбалалы хатын 31 июльдә мунчада игезәк балалар тудыра. Аннары ул нарасыйларын сулы чиләккә сала һәм батырып үтерә. Хатын балаларның мәетләрен ташландык су чокырына чыгарып ыргыта.

Берничә атна узгач, бу хатын медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Ул фельдшер-акушерлык пунктына бара. Фельдшерга вакытыннан алдан бала тудыруы турында уйдырма сөйли. Ләкин табиб-белгеч бу хәлгә шикләнә. Ул әлеге вакыйга турында полициягә хәбәр итә. 

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Фото: https://vnovgorod.sledcom.ru 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X