Ике кешенең гомерен өзгән һәлакәт
Яңалыклар тасмасы

Ике кешенең гомерен өзгән һәлакәт

Фаҗига Түбән Кама районында булды.

Кичә кич Түбән Кама районында юл-транспорт һәлакәте булды. Чит ил машинасы йөк машинасы белән бәрелеште.

Дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматлары буенча, 
Chevrolet Niva машинасын йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламыйча идарә итүне югалта. Башта металл ограждениегә барып, аннары каршы як полосага чыгып Sitrak йөк машинасына бәрелә. 

 Ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче җиңел машина йөртүче һәм аның пассажиры һәлак булды.  

Фотолар Дәүләт автоиспекциясеннән алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте кешеләр үлеме

Нет комментариев