Илдар Халиков: “Эш тәкъдим итүчеләрне кызыксындырырга кирәк”
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда Татарстанның хезмәт базарына ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Анда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Чаллы шәһәре хакимияте вәкилләре һәм җирле предприятие җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне ачып, Илдар Халиков, федераль һәм республика бюджетыннан финанс ярдәме көтеп тормыйча, хезмәт базарына кагылышлы ярдәм чаралары...
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда Татарстанның хезмәт базарына ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Анда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Чаллы шәһәре хакимияте вәкилләре һәм җирле предприятие җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Илдар Халиков, федераль һәм республика бюджетыннан финанс ярдәме көтеп тормыйча, хезмәт базарына кагылышлы ярдәм чаралары күрү кирәклеген ассызыклады.
Киңәшмә барышында төп докладны Эльмира Зарипова ясады. Статистик мәгълүматларны китереп, Татарстан Республикасы икътисадында бүген 1 млн 974 меңнән артык кеше эшли, дип билгеләде ул. Шуның белән бергә икътисадның барлык тармакларында мәшгульлекнең кимүе күзәтелә. Министр сүзләренчә, быелның гыйнвар аенда мәшгульлек авыл хуҗалыгы өлкәсендә 1 мең кешегә, мәгариф өлкәсендә - 600, транспорт, элемтә һәм төзелеш тармакларында 300 кешегә кимегән. Атна саен эшсезләр саны 300 кешегә арта бара, хәзерге вакытта республиканың мәшгульлек үзәкләрендә 17 мең 613 кеше теркәлгән, дип хәбәр итте ул.
Чаллы шәһәре хезмәт базары торышы турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде. Аның сүзләренчә, шәһәрдә теркәлгән эшсезләр саны 0,94% тәшкил итә, узган ел бу күрчәткеч 0,81% булган. Бүген мәшгульлек үзәге 2124 вакансия тәкъдим итә, ул 2014 елга караганда 50% ка кимрәк, дип өстәде ул.
Киңәшмә тәмамланганда, Илдар Халиков Чаллы шәһәре хакимиятен, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләрен яңа эш урыннары булдыру өчен эш бирүчеләрне стимуллаштыру буенча эшне дәвам итәргә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев