Индива әни булган
Яңалыклар тасмасы

Индива әни булган

Җырчы Индиваны югалткан булсагыз, без таптык. Шушы көннәрдә әни булган ул.

Бу турыда инстаграмда үзе хәбәр итте. 1 февраль көнне уллары туган. Котлый-быз! Игелекле бала булсын. Әти-әнисенә шатлыклар гына китерсен.

Индиваны инстаграмда нибары 8,5 мең кеше генә укып бара. Бу аңлашыла да. Ул анда бөтенләй дә актив түгел. “Матбу-гат.ру” игътибар итүенчә, соңгы посты уз-ган елның 27 ноябрендә эленгән. Кыш килгәнгә сокланган ул. Инде кышның оза-тыр вакыт җитте, Индива. Хәзер җырчы-ның инстаграмы бөтенләй сүнәр инде, чөнки бала карыйсылары бар. Ә, бәлки, киресенчә, бәби тәпиле фотолар белән ямьләнеп, активлашып китәр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев