Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инвалид булу - чаңгыда ярышырга комачауламый - ФОТОЛАР, ВИДЕОЛАР

Бүген, 27 гыйнвар көнне, мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында чаңгы ярышлары буенча мэр кубогына шәһәр чемпионаты һәм беренчелеге үтте.

Анда 50дән артык кеше катнашты. Егетләр һәм ир-атлар – 2 километр, хатын-кызлар 1 км үтте. 

Гомуми авырулар категориясендә 1нче урында Августа Беляева калды. Терәк-хәрәкәт аппараты зарарлану (поражение опорно-двигательного аппарата) категориясендә беренчелекне Гөлназ Гыйльметдинова яулады. Күзләре начар күрүчеләр арасында иң яхшы чаңгычы исемен Энҗе Мирсәгыйтова һәм Айрат Хуҗин яулады, Ришат Фәйзуллин исә 2нче урынга лаек булды. 

Командалар буенча 1нче урында – шәһәрнең Комсомол районы командасы, 2нчедә – Үзәк районы, 3нче урынга Автозавод районы командасы чыкты. 

Иң көчле чаңгычылар 19 февральдә Мамадышта үтәчәк Татарстан Чемпионатында Чаллы данын яклаячак.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек

2
X