Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ирләр нигә яшьли үлә?

Соңгы елларда исемнәре бөтен илгә танылган талантлы ир-егетләрнең япь-яшь килеш гомерләре өзелү инде күңелсез традициягә әйләнеп бара дисәк, ялгыш булмас. Күптән түгел спорт дөньясы данлыклы чаңгычы Игорь Бадамшинны югалтты. Аңа 47 яшь тулып кына киткән иде. 41 яшьлек футболчы Валентин Белькевичның вакытсыз үлеменә тромб өзелү сәбәп булды. Узган ел 38...

Соңгы елларда исемнәре бөтен илгә танылган талантлы ир-егетләрнең япь-яшь килеш гомерләре өзелү инде күңелсез традициягә әйләнеп бара дисәк, ялгыш булмас. Күптән түгел спорт дөньясы данлыклы чаңгычы Игорь Бадамшинны югалтты. Аңа 47 яшь тулып кына киткән иде. 41 яшьлек футболчы Валентин Белькевичның вакытсыз үлеменә тромб өзелү сәбәп булды. Узган ел 38 яшьлек продюсер Дмитрий Баранов, 34 яшьлек хоккейчы Виталий Зимин һәм танылган хокук сакчысы Дмитрий Гройсманның йөрәкләре тибүдән туктады. 2009 елда эфир вакытында хәле начарайган 41 яшьлек шоумен Роман Трахтенбергның гомерен саклап кала алмадылар. Хастаханәгә бару юлында йөрәге туктады. Шул ук елны тромбы өзелеп, 53 яшьлек талантлы сәясәтче Егор Гайдар дөнья куйды. Инфаркт 46 яшьлек актер Владимир Турчинскийның гомерен өзде. Ә бит без бу вакытсыз үлемнәр турында алар танылган шәхесләр булганга һәм бу хакта телевидение, радио аша хәбәр иткәнгә күрә генә беләбез. Һәр көнне гади гражданнар арасыннан йөзәр меңләгән кешенең вакытсыз дөнья куюын, кызганычка каршы, аларның якыннары, туганнарыннан башка беркем дә белми. Чыннан да, ир-егетләребезнең гомере нигә соң әле шулай иртә өзелә?!

"Яшерен-батырын түгел, йөрәк-кан тамырлары авыруларының елдан-ел яшәрүе һәм, нигездә, ирләрнең гомере өзелүгә китерүе инде билгеле бер факторга әйләнеп бара. Ләкин медицина галимнәре әйтүенчә, тумыштан булган йөрәк авыруының үз вакытында ачыкланмавы яки яшәү барышында барлыкка килгән хаста гына үлемгә сәбәп дип әйтү бөтенләй үк дөреслеккә туры килми. Еш кына исерткеч эчемлекләр белән мавыгу һәм холестеринның артып китүе кан тамырларында тромб хасил булуга китерә. Спиртлы эчемлекләрнең зыяны турында барыбыз да хәбәрдар, табиблар да һәрдаим искәртеп тора. Ә менә югары дәрәҗәдәге холестеринның сәламәтлеккә нинди зур куркыныч янавы, бик еш үлемгә сәбәп булуы хакында әле күпләп аңлап җиткерми.

"Холестерин" сүзе күпләребезгә таныш, ә менә аның микъдары кайсы продуктларда күбрәк, киресенчә, кайсыларында кимрәк икәне хакында бар кеше дә хәбәрдар түгел", - ди "Сәламәт туклану" фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Олег Медведев. - Холестерин безнең организмга, нигездә, терлек майлары (ит, казылык эшләнмәләре, атланмай) белән керә. Ә менә гаиләләрен тәмле итеп ашатырга яратучы хуҗабикәләр колагына әлеге "искәртү" һич кенә дә барып җитми. Алар фикеренчә, ир кешенең тамагы һәрчак тук булырга һәм ул берсеннән- берсе тәмле ризыклардан өзелмәскә тиеш.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, ел саен ачыкланмаган сәбәпләрдән, шул исәптән, дөрес тукланмау аркасында, дөньяда 10 яшьтән 24 яшькәчә 2,6 млн яшүсмерләр һәм яшьләр үлә.

Бу нисбәттән, Финляндия, беренчеләрдән булып, холестерин микъдары түбән булган ризыкларга күчте. Һәм әлеге тәҗрибә нигезендә йөрәк-кан тамырлары авыруыннан үлем-китемнең күпкә кимүен раслады. Әлеге илнең Төньяк Карелия дигән провинциясендә исерткеч эчемлекләр куллануны киметү белән бергә, хуҗабикәләргә терлек майлары микъдарын күпкә азайту зарурлыгы турында кабатлап аңлатылды. Әйтик, терлек майларын, шул исәптән, атланмайны - үсемлек маена, ә югары майлылыктагы сөт эшләнмәләрен майсызландырган төрләренә алмаштыруны, шул ук вакытта яшелчәләр һәм җиләк-җимешне күбрәк ашарга тәкъдим ителде.

Нәтиҗәдә, 25 ел эчендә әлеге төбәктә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны - 3,5 тапкырга, холестеринның уртача дәрәҗәсе - 6,9 ммоль/л дан 5,6 ммольгә кыскарды. Ә бөтен Финляндия буенча алганда, йөрәк-кан тамырларыннан үлем-китем 2,5 тапкырга кимеде.

Исерткеч эчемлек белән бергә майлы ризык ашарга яратучыларның сәламәтлегенә тагын бер куркыныч авыру яный. Бу - кискен некротизиратив панкреатит, ягъни ашказаны асты бизенең ялкынсынуы. Әлеге авырудан Александр Македонскийдан башлап, танылган актер Влад Галкинның, "Аквариум" музыканты Михаил Файнштейнның һәм белорус скульпторы Владимир Жбановның гомерләре вакытсыз өзелде.

Ни кызганыч, без үзебезнең сәламәтлегебез хакында һич кенә дә кайгыртмыйбыз. Авыру үзен белдереп, "чаң суккач" кына табиб катына йөгерәбез. Күпләребез хәтта кайсы органның кайда урнашканын да белми. Еш кына панкреатитның беренче "искәртүен", ягъни сару кайнау яки авызда ачы тәм барлыкка килүне гадәти махмыр белән бутыйбыз һәм шуннан "дәваланабыз". Нәтиҗәдә, табиб янына бару сузыла һәм авыруга шулкадәр кирәкле дәвалану курсы соңара. Кагыйдә буларак, андый авыруны инде коткарып булмый. Әйтик, пациент үзен начар хис итә башлагач, 2,3 тәүлектән соң гына табибка мөрәҗәгать итә икән, процессны туктату инде мөмкин булмый", - дип ассызыклый баш белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X